ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Татармультфильм” оешмасы мультфильм ясауда катнашкан балаларны бүләкләде

8 октябрь 2018, 16:02 , Фото: Рамиль Гали

“Татармультфильм” оешмасы мультфильм ясауда катнашкан балаларны бүләкләде “Татарстан гасыры – 2” мультфильмы конкурсында 32 меңнән артык бала катнашкан.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында нигезенә 3 500 баланың рәсеме һәм 1 200 шигыре салынган мультфильм тәкъдим ителде һәм әлеге анимацион проектка йомгак ясалды. Мультфильм “Татарстан гасыры – 2” дип атала һәм ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Оештыручылар иң актив катнашучылардан 52 баланы һәм аларның 27 координаторын бүләкләделәр. Балаларга “Кнопка жизни” дип аталган “акыллы сәгатьләр” тапшырылды.

Мультфильмны “Татармультфильм” берләшмәсе әзерләгән. “Татармультфильм” студиясе директоры Азат Ганиев әйтүенчә, хәзер проектның өченче сериясен әзерләү турында сүз бара. Ул әлеге проект кысаларында балаларга аниматорлардан осталык дәресләре бирелүе, балаларның туган як тарихы белән активрак кызыксына башлауларын җиткерде. Мультфильмны тавышландыручылар да - балалар үзләре.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, “Татарстан гасыры – 2” мультфильмы конкурсында 32 меңнән артык бала катнашкан. Болар 1 – 8 класс укучылары. Анимацион фильм балалар рәсемнәре һәм шигырьләреннән төзелгән. Иҗади эшләр конкурс аша сайлап алынган. Алар конкурс кагыйдәләре буенча үзләре яшәгән районның мәдәни-тарихи объектлары, табигый һәйкәлләрен ясаганнар яки шигъри юллар язганнар.

Мультфильмның режиссерлары һәм аниматорлар шушы рәсемнәрне файдаланып, 34 минутлык анимацион фильм әзерләгәннәр. Анимацион әсәр һәр район турында балалар күзлегеннән мәгълүмат бирә. Мультфильм геройлары итеп Гера һәм Лалә исемле ике кыз сайланган. Гера – геральдика сүзеннән, Лалә төрки халыкларда символик роль уйнаган лалә (тюльпан) чәчәге исеме.

Оештыручылар мультфильмның ике телдә булуын әйтәләр, бүген балаларга аның рус телендәгесе күрсәтелде.

“Татарстан гасыры” проектының беренче мультфильмы иң күп әзерләүчеләр саны буенча Рекордлар китабына кертелгән иде. Үткән ел проектта 30 мең бала катнашкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10