ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

КДУдан ел саен 70 студент Япониянең Канадзава университетында һәм РИКЕНда белем алачак

8 октябрь 2018, 07:48 , Фото: http://president.tatar.ru

КДУдан ел саен 70 студент Япониянең Канадзава университетында һәм РИКЕНда белем алачак Рөстәм Миңнеханов Канадзава университеты ректоры белән очрашуда уку йортының КДУ белән хезмәттәшлегенә ышаныч белдерүен әйтте.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Бүген, Япониягә эш сәфәренең икенче көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Канадзава шәһәре университетында булды. Очрашуда Канадзава университеты белән КДУ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр итә.

Канадзава университетында пилотсыз идарә ителә торган транспорт чаралары өлкәсендә уйлап табулар буенча эшчәнлек инде өч елдан артык дәвам итә, һәм бу автомобильләр Канадзава шәһәрендә файдалануга рөхсәт ителгән. Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан делегациясенә World Premier (WPI) Халыкара тикшеренүләр үзәген һәм пилотсыз идарә итү лабораториясен гомуми рәвештә тәкъдим иттеләр.

  • Университет ректоры Коэтцу Ямазаки әйтүенчә, әлеге уку йорты Япониянең ин яхшы 20 университеты арасында. Монда хәзерге вакытта 10 меңнән артык, шул исәптән 350 чит ил студенты белем ала. КДУ Канадзава университеты белән 1998 елдан хезмәттәшлек итә. Университетта 3 колледж бар. Аларда 16 юнәлеш буенча бакалавриат программасы гамәлгә куела. Болар – гуманитар һәм социаль фәннәр, фән һәм техника, медицина һәм фармацевтика фәннәре колледжлары.

Очрашу Канадзава университеты белән КДУ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую белән дәвам итте. Моңа кадәр Япониядән - 70, КДУдан 20 кеше студентлар алмашу программасы буенча белем алган.Килешү буенча, 2019 елга студентлар алмашу дәрәҗәсе мондый югарылыкка җитәргә тиеш: Япониядән 100 студент – КДУда һәм КДУдан 70 студент Канадзава университетында һәм РИКЕНда ел саен белем алачак. 

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Канадзава университеты ректоры уку йорты паркында ике сакура агачы утырттылар.

Канадзава университеты ректоры белән аннан соңгы очрашуда Рөстәм Миңнеханов: “Безне киләчәктә Канадзава университеты белән хезмәттәшлекне ныгыту кызыксындыра”, - диде.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов университет белгечләре уйлап тапкан пилотсыз идарә ителә торган автомобильдә утырып йөреп карады.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10