news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

7 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Миңнеханов район башлыкларына бизнес үсеше турында атна саен хәбәр итәргә кушты, Ренат Харис эстрада җырларының 90 процентын сыйфатсыз дип бәяләде.

7 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Марат Әхмәтов чүп үләннәре белән көрәшнең мөһимлеген искә төшерде / Авыл хуҗалыгы министры Татарстан кырларының торышын “гомумән алганда начар түгел” дип бәяләде.

Васильево бистәсендә "Ихлас" мәчете янында мәдрәсә бинасы ачылды / Татарстан мөфтие республикабызда ике атнага бер яңа мәчет ачылуын әйтте.

Актанышта узачак фәнни конференциядә югалган татар авылларын барлаячаклар / Конференциягә Россия төбәкләреннән, Татарстан, Башкорстан, Оренбург районнарыннан вәкилләр киләчәк.

Чубайс: Татарстан – җил паркы төзеләчәк өстенлекле төбәкләрнең берсе / Дәүләт корпорациясе башлыгы республика һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән хезмәттәшлекне уңай бәяли.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына бизнес үсеше турында атна саен хәбәр итәргә кушкан / Россия төбәкләренең инвестицион климаты милли рейтингында Татарстан, Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алган.

Татарстан Дәүләт Советына сайлауга кандидатларны чыгару өчен утыз көн бирелә / Сайлау комиссияләре сайлаучылар исемлеген тавыш бирүгә унбер көн алдан төзеп куярга тиеш.

Дәрдемәндкә багышланган яшь шагыйрьләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды / Беренче, икенче һәм өченче урын алучыларга дипломнар, журналлар һәм китаплар тапшырылды.

Ренат Харис хәзерге эстрада җырларының 90 процентын сыйфатсыз дип бәяләде / Шагыйрь фикеренчә, андый җырлар кешене биздерә.

Тәлгать Галиуллин: Күбесе пенсиягә чыккач кына иҗат итә, без бу күренештән ардык / Тәнкыйтьче яшь иҗатчылар да Язучылар берлегенә керергә тиеш дип саный.

Рөстәм Миңнехановка “Рубин”ның баш тренеры алышыну турында хәбәр ителде / “Рубин” футбол клубының баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп Роман Шаронов билгеләнде.

Япониянең Yokogawa компаниясе ТАИФка нәтиҗәлелекне арттырырга ярдәм итәчәк / Компания үзенең төп эшчәнлегеннән тыш, кадрлар әзерләү һәм белгечләрне укыту белән дә шөгыльләнә.

Тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин ни өчен шагыйрь булмавын әйтте / Галим мәктәп елларында шигырьләр яза башлаганын, поэзияне яратуын һәм хәзергәчә аннан аерыла алмавын белдерде.

VIII Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итү башланды / 12 июльдән 19 июльгә кадәр Болгарда узачак җыен быел Тәфсир елына багышлана.

Путин Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионаты катнашучыларына уңышлар теләде / WorldSkills мәйданчыкларында Россия икътисадының яңа тармаклары өчен белгечләр укый, диде Россия Президенты.

Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемнәр көтелми / Көндез һава температурасы +20.. +25 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100