ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин ни өчен шагыйрь булмавын әйтте

7 июнь 2019, 14:58 , Фото: Салават Камалетдинов

Тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин ни өчен шагыйрь булмавын әйтте Галим мәктәп елларында шигырьләр яза башлаганын, поэзияне яратуын һәм хәзергәчә аннан аерыла алмавын белдерде.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Тәнкыйтьче, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин яшь вакытта шигырьләр язганын, әмма шагыйрь булып китмәгәнен әйтте. Бу хакта ул шагыйрь, алтынчы Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр конкурсында сөйләде.

“Мин дә яшь чагымда шигырьләр яза идем, ләкин шагыйрь булып китмәдем, чөнки миннән, әйтик, Ренат Харислар кебек зур шагыйрь чыга алмавын чамалап алдым. Шуңа күрә мин тәнкыйтьләргә җиңелрәк булыр дип, тәнкыйтьче булдым”, - диде ул.

Тәлгать Галиуллин мәктәп елларында шигырьләр яза башлаганын, поэзияне яратуын һәм хәзергәчә аннан аерыла алмавын әйтеп үтте. “Кол Галидән алып, бүгенге шагыйрьләребезгә кадәр мәкаләләр язам, иҗатларын анализлыйм. Поэзия – җитди әйбер, ул – күңел ялкыны”, - диде ул.

“Һәр шигъри әсәр өстендә көн саен төзәтмәләр кертеп, тырышып эшләргә кирәк. Төзәтмәләр кертмичә язучы шагыйрьләр бик сирәк була. Ренат Харис – шундыйлардан. Ул шигырьләрен шул мизгелдә үк әзер килеш иҗат итә”, - диде галим.

“Лирик яисә башка кызыклы шигырьләр язарга була. Әмма һәр поэтик әсәр синең күңелеңне генә түгел, һәр кешенең ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш”, - дип искәртте Тәлгать Галиуллин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10