ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнехановка “Рубин”ның баш тренеры алышыну турында хәбәр ителде

7 июнь 2019, 15:33 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Рөстәм Миңнехановка “Рубин”ның баш тренеры алышыну турында хәбәр ителде “Рубин” футбол клубының баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп Роман Шаронов билгеләнде.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ”Рубин” спонсорларының клубның баш тренеры Корбан Бердыев белән килешүне өзү карары турында хәбәр ителде. Республика җитәкчесе футболчыларга яңа остазлары белән уңышлар теләде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимов әйтте.

“Президентка кадрлар буенча “Рубин” футбол клубында кабул ителгән карарны хәбәр иттеләр. Клубның генераль спонсоры “ТАИФ” компанияләр группасы белдерүенчә, тренерны алмаштыру клубны яңа дәрәҗәгә чыгару теләге белән бәйле. Карарлар кабул итүдә безнең бернинди дә катнаш юк, чөнки бу шәхси мөстәкыйль клуб. Ләкин генераль спонсор белдергән мотивацияне игътибарга алып, без клубка киләсе сезонда бары тик уңышлар гына тели алабыз”, - диде Галимова.

Клубның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп Роман Шаронов билгеләнде. Ул узган ике сезонда яшьләр командасының тренерлар штабын җитәкләде. “Роман Шаронов – клубның легендасы. Уенчы буларак безнең команданың яңа тарихындагы барлык уңышларын бергә кичерде”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10