ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемнәр көтелми

7 июнь 2019, 20:05 , Фото: Владимир Васильев/архив

Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемнәр көтелми Көндез һава температурасы +20.. +25 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда уртача җылы һава торышы урнашты. Антициклон йогынтысы республикада явым-төшемсез һава торышы сакланчак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Хәзерге вакытта төньяктан исүче җил һава температурасы җылынуны вакытлыча тоткарлый. Бүген көндез Татарстанда һава температурасы +18, +24 градуска кадәр күтәрелде.

Ял көннәрендә, 8-9 июньдә республикада антициклон йогынтысы астында явым-төшемсез һава торышы сакланачак. 8 июньдә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уратча тизлектәге җил исәчәк. Республикада иң түбән температура +8, +13 градус булачак. Көндез һава температурасы +20, +25 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбегә каршы төндә +6..+11 градус, көндез +22..+27 градус булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10