ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов район башлыкларына бизнес үсеше турында атна саен хәбәр итәргә кушты

7 июнь 2019, 16:31 , Фото: Яков Абрамов/архив

Миңнеханов район башлыкларына бизнес үсеше турында атна саен хәбәр итәргә кушты Россия төбәкләренең инвестицион климаты милли рейтингында Татарстан, Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алган.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада уңай инвестицион климат булдыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Моның өчен тиешле институтлар булдырылган: бизнес-омбудсмен, Икътисад министрлыгы, Инвестицион үсеш агентлыгы, эшмәкәрләргә ярдәм итү фондлары. Бу хакта “Татар-информ”га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

“Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы буенча, атна саен ике район башлыгы үз территорияләрендә кече һәм урта бизнес үсеше турында, урыннарда нинди инфраструктур карарлар кабул ителүе турында хәбәр итә. Мондый докладларның системалы булуы, динамиканы күрергә мөмкинлек бирә. Ә иң мөһиме – көчсез урыннарны ачыкларга һәм бизнеста очрый торган проблемаларны төгәл хәл итәргә ярдәм итә”, - диде Галимова.

Россия төбәкләренең инвестицион климатын тикшерү нәтиҗәләре бүген, Петербург Халыкара икътисади форумы-2019 мәйданчыгында әйтелде. Татарстан, Мәскәүдән генә калышып, милли рейтингта икенче урын алды. “Стратегик инициативалар агентлыгы төзегән рейтинг - ул асылда инвестицион климат буенча белешмәлек дияргә була. Һәр ел саен нәтиҗәләр әйтелгәндә, алар нигезендә республикада бизнеска ярдәм итү сәясәтен тормышка ашыруда нәзберек зоналарга анализ ясала”, - диде Казан Кремле вәкиле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10