news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Глобаль ислам икътисады саммитында катнаша, Казанда Тинчурин фестивале бара, 40 ел элек язылган оратория беренче тапкыр яңгырады.

Президент Ислам үсеш банкы башлыгы белән Россиядә ислам банкингын үстерү турында сөйләште/ Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиядә ислам финанс базары үсеше өчен законнарны үзгәртү кирәк.



Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ислам илләре белән икътисад өлкәсендәге элемтәләре турында сөйләде/ Республикада ислам финанс секторы һәм хәләл индустриясе үсеше буенча актив эш бара.



Театр белгечләре Тинчурин фестивале милли драматургия үсешенә өлеш кертәчәк дип саный/ Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.



“Татар-информ”ның татар редакциясе YouTube каналына язылучылар саны 10 меңгә җитте/ Каналны ике ел эчендә 3 млн 200 меңнән артык тапкыр караганнар.



Казанда Мирсәет Яруллин хөрмәтенә аның 40 ел элек язган ораториясе башкарыла/ Ораторияне Казан консерваториясе студентлары композиторның 80 еллыгына әзерләгән.


Казанда Айдар Хафизовның юбилей кичәсе була/ Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның 75 яшьлек юбилеен Камал театрында уздыралар.

Татарстан халкын рәттән дүрт көн ял көтә/ Биш көнлек эш атнасы булганда - 3, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100