ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Мирсәет Яруллин хөрмәтенә аның 40 ел элек язган ораториясе башкарыла

30 октябрь 2018, 19:45 , Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Казанда Мирсәет Яруллин хөрмәтенә аның 40 ел элек язган ораториясе башкарыла
Ораторияне Казан консерваториясе студентлары композиторның 80 еллыгына әзерләгән.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында беренче татар ораториясе яңгыраячак. Әсәр моннан 40 ел элек Мирсәет Яруллин тарафыннан язылган.

Озак еллар яңгырамаган әсәрне күренекле композиторның 80 еллыгы хөрмәтенә Казан дәүләт консерваториясе студентлары яңарткан.

Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Мирсәет Яруллинның 80 еллыгына багышланган "Гомер, илһам, кеше" исемле тантаналы кичә бара.

Композиторның якты истәлегенә багышлап, Татарстан һәм Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин һәм ораториянең либретто авторы Ренат Харис чыгыш ясады.

Мирсәет Яруллин истәлегенә алынган чәчәкләрне кунаклар композиторның хатыны Луиза Яруллинага тапшырдылар.

  • Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Яруллин (1938-2009) - күренекле композитор Яруллиннар династиясеннән. Ул Казан консерваториясендә татар музыкасы факультетын ачуга зур өлеш керткән, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе булган шәхес.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10