ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Президент Татарстанның ислам илләре белән икътисад өлкәсендәге элемтәләре турында сөйләде

30 октябрь 2018, 17:51 , Фото: tatarstan.ru

Президент Татарстанның ислам илләре белән икътисад өлкәсендәге элемтәләре турында сөйләде Республикада ислам финанс секторы һәм хәләл индустриясе үсеше буенча актив эш бара.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Ислам Россия мәдәнияте кодының аерылгысыз өлеше булып тора. Татарстан ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлектә алда бара. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда GIES-2018 Глобаль ислам икътисады саммитында чыгыш ясаганда әйтте.

“Россия – төрле милләт һәм дин вәкилләре белән үзара аңлашып яшәүдә уникаль тәҗрибәсе булган күпмилләтле ил. Әхлакый кыйммәтләргә ия – гаделлек, эш сөючәнлек, белемгә омтылыш булган төрле дин тотучы кешеләр Россия халкының бердәмлеген тәшкил итә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Церемония открытия Глобального исламского экономического саммита (Global Islamic Economy Summit) в Дубае. Принимает участие Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов.

Ул Татарстанның Россия субъекты булуын, анда мөселман халкының шактые яшәвен әйтте.

“Татарстан бүгенге көндә чит ил компанияләре һәм инвесторлары белән хезмәттәшлектә алда бара. Республикада ислам илләре белән икътисад һәм мәдәният өлкәсендә файдалы элемтәләр булдырылды. 

“Без Ислам үсеш банкы белән тыгыз хезмәттәшлектә, ислам финанс секторы һәм хәләл индустриясе үсеше, Казанда барлыкка киләчәк Халыкара ислам финанс үзәге булдыру буенча актив эш алып барабыз”, диде Татарстан Президенты.

  • Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген Дубайда ачылган GIES-2018 форумы эшендә катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10