ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Театр белгечләре Тинчурин фестивале милли драматургия үсешенә өлеш кертәчәк дип саный

30 октябрь 2018, 17:38 , Фото: Михаил Захаров

Театр белгечләре Тинчурин фестивале милли драматургия үсешенә өлеш кертәчәк дип саный Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале милли драматургияне үстерүгә үз өлешен кертәчәк, дип саный театр белгече Нияз Игъламов. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Бу - бик актуаль фестиваль. Шартлар җиңелдән булмаса да, без милли драматургияне үстерергә тиеш, - ди Нияз Игъламов. – Фестиваль программасында классика белән бергә заманча әсәрләр дә булырга тиеш. Без милли драматургияне шулай гына үстерә алачакбыз”.

“Бүген заманча драматургия саналган әсәрләр иртәгә классика булырга мөмкин”, - дип өстәде матбугат конференциясенең спикеры булган Фәнис Мөсәгыйтов.

  • Заманча милли драматургия мисалы буларак, фестивальдә Чаллы татар дәүләт драма театры Булат Сәләховның “Яратылмый калган ярлар” спектакле белән катнаша.
  • Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.

Фестиваль программасында Мари милли драма театры, Даргин дәүләт музыкаль театры, Абхаз дәүләт музыкаль театры һәм Хакас милли драма театры спектакльләре бар. Татарстан театрлары арасыннан фестивальгә Чаллы татар дәүләт драма театры һәм Казан яшь тамашачы театры катнаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10