ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Айдар Хафизовның юбилей кичәсе була

30 октябрь 2018, 09:14 , Фото: архив/Салават Камалетдинов, kamalteatr.ru

Казанда Айдар Хафизовның юбилей кичәсе була Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның 75 яшьлек юбилеен Камал театрында уздыралар.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 27 ноябрьдә Камал театрының Зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның 75 яшьлек юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар булачак. Сценарий авторы Илтөзәр Мө­хәмм­әт­га­ли­ев, режиссеры – Радик Бариев.  

Башлана 19.00 сәгатьтә.

  • Айдар Хафизов 1943 елның 20 маенда Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1970 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый. Камал театрында эшли башлый.
  • 1971-1974 ел­лар­да Ле­нин исе­мен­дә­ге мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да — ре­жис­сер, 1974-1975 ел­лар­да Кур­чак те­ат­рын­да — ад­ми­нист­ра­тор, 1975-1976 ел­лар­да фи­лар­мо­ни­я­дә — нә­фис сүз сөй­ләү­че була.
  • 1976-1978 ел­лар­да Рес­пуб­ли­ка күч­мә те­ат­рын­да ар­тист бу­лып эш­ли. 1978 ел­дан — Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10