news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

29 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды, «Мөһаҗирләр» романы буенча төшереләчәк фильмның кастинглары башлана.

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Глобаль ислам икътисади саммитына килде / GIES-2018 саммитында 74 илдән 2,5 мең тирәсе рәсми кешеләр һәм бизнес вәкилләре катнашуы көтелә.

Казанда «Сафа белән Саҗидә» фильмы өчен кастинглар узачак / Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча «Сафа белән Саҗидә» тулы метражлы тарихи фильмы Татарстан белән Төркиянең копродукциясе буларак күзаллана.

Миасс шәһәрендә беренче мәчет ачылган / Селянкино бистәсендә мәчет төзү эшләрен Насыйровлар һәм Сәйфетдиновлар гаиләсе башлап йөргән.

Казанда Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды / Әлеге йортта Гөлсем Исәнгулова, Наил Дунаев, Шамил Закиров, Дамир Сираҗиев яшәгән.

“Белем җәүһәрләре – 2018” интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек / IX Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе Гран-приен “Сөембикә” журналы сайты алды.

Татарстанда антициклон нәтиҗәсендә һава торышы коры һәм салкын булачак / Көндез һава температурасы ике градустан артык җылынмаячак.

КФУ галиме Төркия консулы уздырган кичәдә төп бүләкне отты / Ул җир шарының үзе теләгән почмагына бара алачак.

"Татарча диктант"ны онлайн язучылар үз текстларын үзләре тикшерәчәк / Оештыручылар диктант текстын чагыштыру өчен кулланма һәм өлге әзерләде.




 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100