ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУ галиме Төркия консулы уздырган кичәдә төп бүләкне отты

29 октябрь 2018, 19:50 , Фото: Султан Исхаков/архив

КФУ галиме Төркия консулы уздырган кичәдә төп бүләкне отты Ул Җир шарының үзе теләгән почмагына бара алачак.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Төркия республикасы оешуының 95 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә оештырылган лотереядә КФУ мөгаллиме Гөлназ Мөгътәсимова төп бүләкне - Җир шарының үзе теләгән урынына барып кайту мөмкинлеген бирә торган авиабилет отты.

Казанда узган кичәгә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доганның шәхси чакыруы буенча Татарстанның төрле тармакларында хезмәт итүче вәкилләр җыелган иде.

Бүләкне Төркиянең әйдәп баручы авиакомпаниясе тәкъдим итте. Җир шары буйлап авиасәяхәттән тыш, Төркиягә һәм Европага билетлар уйнатылды.

  • Гөлназ Мөгътәсимова татар дөньясында билгеле шәхес, ул "Татарча диктант" акциясен оештыручыларның берсе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10