ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татарча диктант"ны онлайн язучылар үз текстларын үзләре тикшерәчәк

29 октябрь 2018, 10:06 , Фото: Салават Камалетдинов

Оештыручылар диктант текстын чагыштыру өчен кулланма һәм өлге әзерләде.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). “Татарча диктант”ның төп оештыручылары – Казан федераль университеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы карары нигезендә, татарча диктантны онлайн язучылар аның дөреслеген үзләре тикшерергә тиеш. Оештыручылар диктант тексты өлгесен һәм билге кую тәртибен аңлатты.

ДИКТАНТ ТЕКСТЫ:

Нечкәбил
Менә күрәсезме, каршыгызда нәрсә ул? Беләсезме? Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар. Кортлар? Нинди кортлар? Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар елаталар. Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар. Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән, көлә-көлә, алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләренең стеналарына тияләр дә:
- Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз, — диләр.
Башта берәмләп кенә бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, көтүләре белән бергәләшеп, күмәкләшеп эшкә ашыгалар.
Зың-зың... Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урманнарга, болыннарга очалар.
Менә бу зәңгәр ояның хуҗалары бик күп аның. Кулыңдагы бармакларыңны мең тапкыр санасаң яки күктәге йолдызларның санын исәпләп карасаң, бәлки, аларның очына чыгарсың. Барысыннан да алдан торып, бар көченә йөгереп, менә шушы зәңгәр йортның ишегеннән, сөйгән өе эченнән Нечкәбил тышкы якка чыкты.
Алмагач биеклеге күтәрелгәч тә, зәңгәр өйнең кайдалыгын билгеләде. «Усаллар килеп, өйне алмаштырмасыннар, Нечкәбилне саташтырмасыннар». Шуңа күрә ул өйнең төсен җентекләп карады. Өйнең төсе күк төсле зәңгәр. «Сау бул, өйкәем, матур гөлкәем», — диде Нечкәбил, өе өстендә бер-ике мәртәбә әйләнде дә ук шикелле туп-туры очты да китте.
Озак, бик озак очты Нечкәбил. Өлгергән арыш, үзенең башакларын селкеп, аны сәламләп калды, чәчәкләргә төренгән кыр алкышлап каршы алды. Нечкәбил, кечкенә очкыч моделе төсле әйләнә-әйләнә, чәчәккә килеп төште... Тирә-ягы тулы чәчәкләр: ап-аклар, сап-сарылар, зәп-зәңгәрләр, кып-кызыллар. Йомшак кына искән җил белән селкенәләр, йөрәкне җилкендерәләр. Тирә-якка хуш ис чәчәләр, әйтерсең ислемай сөрткәннәр. Бер чәчәктән — икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчә Нечкәбил. Бер чәчәктән икенчесенә куна-куна, чәчәк тузанына буялып бетә. Ул тузанны, бер чәчәктән алып, икенчесенә калдырып китә. Шулай итеп уңышны күтәрүдә ярдәм итә. (А.Алиштан) (268 сүз)


ДИКТАНТ ТЕКСТЫН ТИКШЕРҮ ТӘРТИБЕ:
1) "Бердәм диктант" дигән сүзләр өстенә тикшерүченең фамилиясен язып куегыз.
2) Тикшерү барышында барлыкка килгән шик-шөбһәләр диктант язучы файдасына хәл ителә.
3) Хаталы сүзләрнең астына сызыгыз. Диктант язучының хатасы күренерлек итеп, хәреф өстеннән пөхтә генә сызып куегыз. Хаталы тыныш билгесенең астына сызып куегыз.
4) Орфографик һәм пунктуацион хаталарны билгеләп барыгыз.
5) Хата булып саналмый торган очраклар:
− дөрес ишетмәгән яисә аңламаган сүзләр (аларның астына сызу кирәк);
− куелмаган яисә куелган куштырнаклар (текстта махсус әйтелгән очраклардан кала);
− ялгызлык исемнәрендәге хаталар;
− юлдан-юлга дөрес күчермәү очраклары;
− алынмалардагы ё хәрефе урынына е хәрефе язу;
− текстны абзацларга дөрес бүлмәү.
6) Бер хатага исәпләнгән очраклар:
− парлы пунктуацион билгеләрдәге бер билге төшеп калган очраклар;
− бер сүздә бер үк төрле берничә хата (мәсәлән, болонноко- болынныкы);
− туры сөйләмне оештырудагы күп санлы хаталар бер хатага санала;
7) Бер сүздәге төрле орфограммаларга караган хаталар төрле хата булып исәпләнелә (мәсәлән, аляпкоч - алъяпкыч);
8) Кушма җөмләнең иярчен җөмләләрен аерым җөмлә итеп билгеләү хатага санала;
9) Һәрбер диктант ике тапкыр тикшерелә. "Бишле" билгесенә дәгъва кылган диктант исә өч тапкыр тикшерелә. Билге өченче тапкыр тикшергәннән соң куела.
10) Диктант кәгазендә бары тик уңай фикерләр генә (мактау, рәхмәт сүзләре) язарга рөхсәт ителә. Киңәшләр һәм тәнкыйди фикерләр язарга ярамый.

БИЛГЕ КУЮ КРИТЕРИЙЛАРЫ:
Орфографик хата / пунктуацион хата
«5» - 0/0 0/1 0/2 0/3 0/4 1/0
«4» - 1/1 1/2 1/3 2/0 2/1 2/2 0/5
«3» - 0/6 0/7 0/8 1/4 1/5 1/6 1/7 2/3 2/4 2/5 2/6 3/0 3/1 3/2 3/3 3/4 3/5 4/0 4/1 4/2 4/3 4/4

Методик чыганаклар:
Галиуллин К.Р., Раскулова Р.И. Татар теленең орфографик сүзлеге. - Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010. - 399 бит.
Гыймадиева Н., Галләмова Р. Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ үрнәкләре. - Казан: “Гыйлем” нәшрияты”, 2010.
Гыймадиева Н., Нуруллина Р. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2007.
Гыймадиева Н.С. Диктантлар һәм изложениеләр. - Казан: “Яңалиф”, 2006.
Нуриева А.Х. Татар теленең орфографик сүзлеге.- Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 1996. - 144 бит.
Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002.
Харисова Ч.М., Гарипова В.А., Шакирова Г.Р. Яңа формадагы дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. - Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2012.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10