ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Белем җәүһәрләре – 2018” интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек

29 октябрь 2018, 16:11 , Фото: Салават Камалетдинов

“Белем җәүһәрләре – 2018” интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек IX Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе Гран-приен “Сөембикә” журналы сайты алды.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Белем җәүһәрләре – 2018” IX Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

  • “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле үткәрелә. Чараны “Татнетны үстерү фонды” оешмасы, “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы оештыра.

“Киләчәктә, проектларыгызның сыйфатын күтәргәндә, аудитория мәсьәләсенә басым ясагыз. Беренче чиратта, ул безнең яшь буынга кызыклы булырга тиеш”, - диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф идарәсенең Милли мәгариф бүлеге мөдире Илгиз Халиков.

“Киләчәктә татар телле сайтлар күбәйсен һәм сан сыйфатка әверелсен иде. Сайтлардан матди канәгатьлек тә алырга язсын”, - диде ТР Мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсенең ТР халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин.

“Тормышыбызны интернет челтәрләрсез күзалдына китерүе бик кыен. Татар телен үстерү һәм саклау өчен, аның кулланылышын интернет даирәсендә дә киңәйтергә кирәк”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Чулпан Гарипова.

IX “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә җиңүчеләр:

Гран-при:

“Сөембикә” журналы сайты” интернет-проекты (“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе).

1нче урын:

- “Гыйлем” интернет-проекты (“.tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе);
- “Тукай дөньясы порталы” интернет-проекты (“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе);
- “Казан утлары” интернет-проекты (“Тематик ресурс – иҗади җәүһәрләр” номинациясе);
- “Туган ягым Ташкичү” интернет-проекты (“Укучы – җәүһәр” номинациясе);
- “Педагог-китапханәче портфолиосы” интернет-проекты (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);
- “Хәтер” интернет-проекты (“Урта белем – яшь җәүһәрләр” номинациясе);
- “Кызык-Мызык” дип аталган Вконтакте төркеме (“Вконтакте социаль челтәре җәүһәрләре” номинациясе).

2нче урын:

- “Айгөл сайты” интернет-проекты (“.tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе);
- “Башлангычлар иле” интернет-проекты (“Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе);
- “Шәрипова Эльвира Рафик кызының шәхси сайты” интернет-проекты (“Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе);
- “Халкым минем” интернет-проекты (“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе);
- “Габдулла Кариев театры” интернет-проекты (“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе);
- “Кыңгыраулар сайты” интернет-проекты (“Укучы – җәүһәр” номинациясе);
- “Мөнирә Садыйкова сайты” интернет-проекты (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);
- “Туган авылым минем – Аккүзем” интернет-проекты (“Урта белем – яшь җәүһәрләр” номинациясе).

3нче урын:

- “Имтихан” интернет-проекты (“.tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе);
- “Яшәү яме – гаиләмдә. (Хезмәт төбе – хөрмәт)” интернет-проекты (“Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе);
- “Башлангычым – гүзәл мизгелем” интернет-проекты (“Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе);
- “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының берләштерелгән порталы” (“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе);
- “Бәхетле балачак” интернет-проекты (“Укучы – җәүһәр” номинациясе);
- “Классташлар” интернет-проекты (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);
- “Хәбибуллина Рузалия сайты” интернет-проекты (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);
- “Уйнап белем алабыз” интернет-проекты (“Урта белем – яшь җәүһәрләр” номинациясе).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10