ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда антициклон нәтиҗәсендә һава торышы коры һәм салкын булачак

29 октябрь 2018, 18:19 , Фото: Михаил Захаров/архив

Татарстанда антициклон нәтиҗәсендә һава торышы коры һәм салкын булачак Көндез һава температурасы ике градустан артык җылынмаячак.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда киләсе өч тәүлектә һава торышы салкын Скандинавия антициклонына бәйле булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якшәмбе, 28 октябрьдә, төбәк аша уза торган атмосфера фронты көчле җил, юеш кар, яңгыр алып килгән булса, хәзер метеорологик вазгыять бераз үзгәрә.

Сишәмбе һәм чәршәмбе явым-төшем булу ихтималы аз. 1 ноябрьдә урыны белән яңгыр һәм кар көтелә, бозлавык булуы мөмкин.

Иртәгә, 30 октябрьдә, төнлә һава температурасы 2дән 7 градуска кадәр салкын, көндез бер-ике градус җылы булачак.

Аннан соңгы көннәрдә төнлә 4–9 градус салкын булачак. Көндез –3тән +2 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә республика синоптиклары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10