ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Глобаль ислам икътисади саммитына килде

29 октябрь 2018, 16:51 , Фото: Регина Гумарова

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Глобаль ислам икътисади саммитына килде GIES-2018 саммитында 74 илдән 2,5 мең тирәсе рәсми кешеләр һәм бизнес вәкилләре катнашуы көтелә.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Глобаль ислам икътисади саммитында (GIES) катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Президентның эш программасы Глобаль ислам икътисади саммиты кысаларында сишәмбе, 30 октябрьдә, башлана”, - дип әйттеләр матбугат хезмәтендә.

  • GIES — дөньядагы иң зур форум. Ул ислам икътисадына багышлана. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты һәм Премьер-министры, Дубай идарәчесе шейх Мөхәммәт бән Рәшит Әл Мактум җитәкчелегендә үткәрелә.

GIES-2018 саммитында 74 илдән 2,5 мең тирәсе рәсми кешеләр һәм бизнес вәкилләре катнашуы көтелә.

Форумда катнашучылар исламда финанслау, дүртенче сәнәгать революциясе шартларында ислам икътисадын үстерү белән бәйле кайбер мәсьәләләрдә фикер алышуны планлаштыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10