news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов салым түләмәүчеләрне штрафлар белән куркытмаска кушты, Казанда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты була.

Казанга Казахстанның беренче вице-премьеры Әскәр Мамин килде / “Казан” Халыкара аэропортында мәртәбәле кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Татарстан Президенты салым түләмәүчеләрне штрафлар белән куркытмаска кушты / Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, кешеләргә закон кысаларында салым түләп эшләү хәерлерәк икәнлеген аңлату зарур.

“Линдовская нәселле кош фабрикасы”на “Хәләл” стандартлар сертификаты тапшырылды / Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлары комитеты реестрында хәләл продукция җитештерә торган 118 предприятие теркәлгән.

Казанга Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатына кырык илдән спортчылар килә / Казанда киләсе җомга һәм шимбә көннәрендә Билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты узачак.

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте оешуга 230 ел тулды / Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Илфар хәзрәт Хәсәнов хәрби хезмәтнең мең көн буе кылган гыйбадәттән хәерлерәк булуын әйтте / Татарстан мөфтие урынбасары сүзләренчә, ир-ат, әти-әнисенең күңеле тыныч булсын, якыннары исән-имин яшәсен өчен, Ватан алдында хезмәт итәргә тиеш.

«Казан» Гаилә үзәге янына дистәләгән хәрби техника китерделәр / Контракт буенча хезмәт итүгә багышланган чарада «Миг-29» очкычларында «Стрижи» авиация төркеме чыгыш ясаячак, мәйданда кыр кухнясы эшләячәк.

Диния нәзарәте “Ислам. Беренче адымнар” проектын республика күләмендә уздырырга ниятли / Районнарда теләге булган кешеләр өчен хәзрәт һәм имамнар ислам нигезләренә багышланган дәресләр үткәрә алачак.

Рөстәм Миңнеханов министрларны илкүләм проектларга карата сүлпәнлек өчен шелтәләде / Ул министрларга, илкүләм проектларны финанслау параметрларын билгеләп, үз фикерләрендә нык торырга тиешлекләрен әйтте.

Татарстанның 76 егете бүген ил чикләрен сакларга китә / Көзге чакырылышта республикадан 3500 егет хәрби хезмәткә алыначак.

Татарстан тарихчылары Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә йөзләрчә кабер ташын өйрәнгән / “Мондагы галимнәр татар тарихына кагылмаска тырыша”, - диде тарихчы Альберт Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100