ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Линдовская нәселле кош фабрикасы”на “Хәләл” стандартлар сертификаты тапшырылды

25 октябрь 2018, 15:24 , Фото: dumrt.ru

“Линдовская нәселле кош фабрикасы”на “Хәләл” стандартлар сертификаты тапшырылды Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлары комитеты реестрында хәләл продукция җитештерә торган 118 предприятие теркәлгән.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлары комитеты яңа оешмада – “Линдовская нәселле кош фабрикасы” ябык акционерлык җәмгыятендә сертификация уздырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • “Линдовская нәселле кош фабрикасы” предприятиесе Мари Эл республикасында 2013 елдан бирле эшләп килә. Кошчылык фабрикасы “Черри Велли” токымлы үрдәкләр һәм “Линдовская” токымлы казлар үрчетә.

Сертификат фабриканың җиһазларын, инвентарен һәм продукцияне җитештерү технологияләрен хәләл станлартларына туры килүеннән чыгып бәяләү нәтиҗәсендә тапшырылды.

Тикшерү әлеге оешманың продукцияне чыгару шартлары хәләл сатандарт кагыйдәләренә туры килүен раслады. Предприятиедә чыгарылган барлык азык-төлек “Хәләл” стандартлары комитетының хәләл билгесе белән тамгаланачак.

Бүгенге көндә комитет реестрында хәләл продукция җитештерүче 118 предприятие теркәлгән. Аларның 72се - Татарстанда, ә 46сы Россия төбәкләрендә эшли.

2018 елда комитет 53 предприятиягә сертификат тапшырды. Россиядә ит җитештерү юнәлешендәге 31 фабрика “Хәләл” стандартлары комитеты сертификатына ия.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10