ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанга Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатына кырык илдән спортчылар килә

25 октябрь 2018, 13:39 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанга Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатына кырык илдән спортчылар килә Казанда киләсе җомга һәм шимбә көннәрендә Билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты узачак.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 26-27 октябрьдә Казанда билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионатында 40 илдән 180 спортчы катнашыр, дип көтелә. Ярышлар ирекле һәм классик төрләрдә уздырылачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионатында Татарстан Республикасы данын Россия җыелма командасы составында 16 көрәшче яклаячак.

Ирекле стиль ярышлары "Ак Барс" Көрәш сарае мәйданчыгында - җомга көнне 09.00 сәгатьтә, классик төрдәгесе шунда ук шимбә көнне 09.00 сәгатьтә башланачак. Ярышларга керү ирекле. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10