ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Илфар хәзрәт Хәсәнов хәрби хезмәтнең мең көн буе кылган гыйбадәттән хәерлерәк булуын әйтте

25 октябрь 2018, 17:00 , Фото: Регина Гумарова

Илфар хәзрәт Хәсәнов хәрби хезмәтнең мең көн буе кылган гыйбадәттән хәерлерәк булуын әйтте Татарстан мөфтие урынбасары сүзләренчә, ир-ат, әти-әнисенең күңеле тыныч булсын, якыннары исән-имин яшәсен өчен, Ватан алдында хезмәт итәргә тиеш.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, булачак солдатларны хәрби хезмәткә озатып, бер еллык хәрби хезмәтнең мең көн буе кылынган гыйбадәттән күркәмрәк булуын аңлатты. Бу хакта ул бүген Казанның “Патриот” спорт-патриотлык үзәгендә узган тантаналы чарада, солдатларны җаваплы хезмәткә озатканда әйтте. 

“Мөхтәрәм ир-атлар! Егетләр түгел инде сез, атлы да, ирле дә булдыгыз. Сез илебез өчен бәяләп бетермәслек хезмәт күрсәтергә - Ватанны сакларга әзерләнәсез. Ватан ул – без туып-үскән, яшәгән җир, ул әти белән әни, туганнарыбыз, якыннарыбыз. Рәсүлебез (с.г.в.): “Ватанны сөю иманыгызны ныгытыр”, - ди. Безнең бурыч - Ватаныбызны дошманнардан, залимнәрдән саклау”, - диде хәзрәт.

Илфар хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, ир-ат, әти-әнисенең күңеле тыныч булсын, якыннары исән-имин яшәсен өчен, Ватанга хезмәт итәргә тиеш.

“Пәйгамбәребез: “Бер сәгать сакта тору мең көн буе кылган гыйбадәткә караганда да хәерлерәктер”, - ди.

Сез - безнең терәгебез. Күркәм сабырлык телим сезгә. Бөтен эштә сабырлык кирәк. Авырлыкны алыштыручы җиңеллек, һичшиксез, киләчәк. Сезгә көч, куәт, саулык-сәламәтлек телибез. Бер ел тиз арада узып, яшәгән Ватаныгызга, әти-әниегез янына әйләнеп кайтырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә, - диде Татарстан мөфтие урынбасары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10