ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов министрларны илкүләм проектларга карата сүлпәнлек өчен шелтәләде

25 октябрь 2018, 15:40 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов министрларны илкүләм проектларга карата сүлпәнлек өчен шелтәләде Ул министрларга, илкүләм проектларны финанслау параметрларын билгеләп, үз фикерләрендә нык торырга тиешлекләрен әйтте.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларга карата сүлпәнлекләре өчен министрларга кисәтү ясады. ТР Министрлар Кабинетында бюджет үтәлеше буенча финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә программаларны финанслау мәсьәләсендә активрак булырга күрсәтмә бирде.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә үткәргәнен, якын арада унике илкүләм программа формалашачагын искәртте.

 “Илкүләм проектларны эшләү төгәлләнеп килә. Параметрлар формалашкан вакыт. Икенче укылышта төбәкләр өчен финанс ресурсларын билгеләячәкләр. Безгә һәр проект буенча саннарны килештерү кирәк. Юкса без шундый хәлгә калырга мөмкинбез: башта саннар кабул ителер дә, аннары үзгәртү кыен булачак”, - дип кисәтте Президент.

Ул министрларга илкүләм проектлар кысаларында үз параметрларын билгеләп, аларны Татарстанның Финанс министрлыгы белән килештерергә кирәклеген әйтте. Бу эштә җентеклелек булырга тиешлеген искәртте. "Аннары һәр проект буенча мәгълүматны аерым тыңларга кирәк", - диде. 

Рөстәм Миңнеханов аларга үзләре билгеләгән суммада нык торырга киңәш итте. “Программаларны финанслар белән тәэмин итү ягын яхшылап уйларга кирәк. Безгә күпмедер бирделәр дә бетте түгел. Барырга, йөрергә кирәк. Министрлар шөгыльләнсен!” – диде ул һәм, кирәк булса, Мәскәүгә барырга кушты.

“Хезмәт министрыннан кала параметрларын күрсәтүчене күрмәдем әле. Сорау бирүче дә юк. Бик күп акча бүлеп биреләчәк. Безне донор итеп борт артында калдырмагайлары”, – диде Президент. Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектлар үтәлеше төбәкнең эшчәнлегенә бәя булачагын билгеләп узды. “Барлык программаларны үтәмичә мөмкин түгел”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10