ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте оешуга 230 ел тулды

25 октябрь 2018, 11:57 , Фото: архив/Рамиль Гали

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте оешуга 230 ел тулды Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Уфада тантаналы рәвештә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең 230 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәех-әл-Ислам, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин бәйрәмдә катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иткән. Ул дин тотучыларны битараф булмаска, бер-береңә ярдәм итәргә, үзара тәҗрибә уртаклашырга чакырган. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен Татарстан Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков җиткергән. 

Мактаулы кунаклар арасында Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров булган. Ул нәзарәтнең Россия җәмгыятен ныгыту һәм рухи яктан яңартуга юнәлдерелгән күпьеллык эшчәнлеген югары бәяләгән.

Башкортстан Корылтае Зур залында узган тантанага Нәзарәт җитәкчеләре, мөфтиләр, имамнар, Россия Ислам университеты һәм мәдрәсә мөгаллимнәре, хакимият, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, якын һәм ерак чит илләрдән делегатлар җыелган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10