news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

23 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты АКШта эш сәфәрендә, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары билгеле, Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча спектакльләр декадасы үтә.

Миңнеханов: Татарстан АКШ вузлары белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә/ Woz-U Университеты ТИСБИ Идарә университеты базасында АКШта гамәлдә булган К-12 программасының бер өлешен гамәлгә ашырырга мөмкин.



Рөстәм Миңнеханов Калифорния татарлары белән очрашты/ Очрашу Стэнфорд университетында булды.



Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле/ Саҗидә Сөләйманованы искә алу һәм әдәби премия лауреатларын бүләкләү тантанасы 25 октябрьдә Әлмәттә үтәчәк.



Мансур Гыйләҗев җәмгыятьтә Аяз Гыйләҗев вакыты җитте дип саный/ Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы үтә.



Төрек язучысы Аяз Гыйләҗевнең алты повестен төрек теленә тәрҗемә иткән/ Татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” (төрекчәдә - “Баһар кәрванлары”) повесте кичә генә Төркиядә дөнья күрде.



Салават Фәтхетдинов Казанның төзәтү колониясендә полосалы костюм киеп концерт куйды/Татарстанның халык артисты чыгышын 270 тоткын тамаша кылды.

Татарстан егете авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады/ Польшаның Замосць шәһәрендә авыр атлетика буенча Европа беренчелеге ярышлары 20-27 октябрьдә уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100