ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан егете авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады

23 октябрь 2018, 20:19 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Татарстан егете авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады Польшаның Замосць шәһәрендә авыр атлетика буенча Европа беренчелеге ярышлары 20-27 октябрьдә уздырыла.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан вәкиле Зөлфәт Гәрәев Польшаның Замосць шәһәрендә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Польшаның Замосць шәһәрендә Авыр атлетика буенча Европа беренчелеге ярышлары 20 октябрьдә башланды һәм ул 27 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Зөлфәт ике күнегү суммасы буенча 62 кг авырлык категориясендә 290 кг (ыргым – 134 кг, этеп күтәрү – 156 кг) нәтиҗә күрсәтте. Ул җиңү яулаган Геннадий Лаптевтан (Белоруссия) гына калышты. Бронза медальне Төркия спортчысы Рамазан Каре алды (267 кг).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Зөлфәткә ирешкән нәтиҗәләре ыргылып күтәрүдә - “алтын” һәм этеп күтәрүдә “көмеш” китерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10