ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мансур Гыйләҗев җәмгыятьтә Аяз Гыйләҗев вакыты җитте дип саный

23 октябрь 2018, 09:26 , Фото: Султан Исхаков

Мансур Гыйләҗев җәмгыятьтә Аяз Гыйләҗев вакыты җитте дип саный Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы үтә.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Җәмгыятьтә Аяз Гыйләҗев вакыты җитте дип саный драматург Мансур Гыйләҗев. Бу хакта ул “Татар-информ”да Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән театр декадасына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Соңгы берничә елда төрле төбәкләрдәге уннан артык театр Аяз Гыйләҗев пьесаларын куйды. Бу өстән кушып яки юбилей өчен дип эшләнмәде. Режиссерлар моңа үзләре килделәр”,- диде әдипнең улы.

Мансур Гыйләҗев әдипнең иҗатына багышланган театр декадасының яшь иҗатчылар өчен кирәклегенә басым ясый.

  • Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән тупланган декада Казанда 5 – 11 ноябрь көннәрендә үтә. Декадага җиде спектакль алынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10