ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Калифорния татарлары белән очрашты

23 октябрь 2018, 15:29 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Калифорния татарлары белән очрашты Очрашу Стэнфорд университетында булды.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларында эшлекле сәфәре барышында Стэнфордта Калифорния татарлары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Америка Кушма Штатларында эшлекле сәфәре барышында Стэнфорд университетында булды. Югары уку йортында Рөстәм Миңнеханов Калифорния татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты һәм уку йорты үзенчәлекләре белән танышты.

Стэнфорд университетында Татарстан Президенты өчен кыска экскурсия оештырылды. Университетта белем бирүнең төп принциплары һәм инновацион алымнары белән таныштырдылар.

Рөстәм Миңнеханов Стэнфорд структурасына керүче Хассо Платтнер дизайн институтында булды. Ул VHIL үзара виртуаль эшчәнлек лабораториясе эше белән танышты. Шулай ук университеттагы Югары бизнес мәктәбе базасында узган лекциядә катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10