ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Миңнеханов: Татарстан АКШ вузлары белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә

23 октябрь 2018, 14:13 , Фото: president.tatarstan.ru

Миңнеханов: Татарстан АКШ вузлары белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә Woz-U Университеты ТИСБИ Идарә университеты базасында АКШта гамәлдә булган К-12 программасының бер өлешен гамәлгә ашырырга мөмкин.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Американың ике югары уку йорты: Woz-U Университеты һәм Потомак Университеты белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода уку йортлары вәкилләре белән узган очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без АКШның югары белем бирү учреждениеләре белән элемтәләрне киңәйтүгә шатбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Woz-U Университеты ТИСБИ Идарә университеты базасында АКШта гамәлдә булган К-12 программасының бер өлешен гамәлгә ашырырга мөмкин. Әлеге программа балалар бакчасыннан башлап югары уку йортына кадәр өзлексез белем бирүне күздә тота. Аерым алганда, инглиз телен һәм IT өлкәдә белем бирү программасын тирәнтен өйрәтүне гамәлгә кертергә тәкъдим ителә.

«Бүген мондый программаларга ихтыяҗ зур һәм аларның яхшы перспективасы бар. Шунысы игътибарга лаек: әлеге программалар балалар бакчаларыннан башлап өзлексез белем бирүне күздә тота», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Моннан тыш, студентларга ике диплом тапшырылачак: Потомак Университеты сентябрь аенда ТИСБИ белән шундый килешү имзалаган инде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10