news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Россия-Мисыр багланышлары ике илнең мөмкинлекләренә туры килми дип исәпли / Рөстәм Миңнеханов һәм Әбдел-Фәттах Әс-Сиси Татарстан һәм Мисыр арасында үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды / Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Миләүшә Сибгатуллина “Мәйдан” телеканалының рейтингы төшү сәбәпләрен атады / Сыйфатсыз җырлар, башкаручылар, клиплар каналның дәрәҗәсен төшерде, диде ул.

Татарстанның баш эпидемиологы кызамыктан соң булган өзлегүләр турында сөйләде / Хәзерге вакытта кызамык белән авырган ике балага инфекция йогу чыганагын ачыклыйлар.

Татарларны гыйльми яктан өйрәнгән галим эшчәнлеген Казанда конференциядә тикшерәләр / Казанда лингвистика мәктәбенә нигез салган галимгə багышланган Халыкара конференциядә төрле төбәкләрдән килгән 200 галим катнаша.

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди / Яр Чаллыда ике бала кызамык белән авырый дигән шик туганга, вакцинация үткәрелә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә / Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте / Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100