ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Р.Миңнеханов Россия-Мисыр багланышлары ике илнең мөмкинлекләренә туры килми дип исәпли

15 октябрь 2018, 12:53 , Фото: архив

Р.Миңнеханов Россия-Мисыр багланышлары ике илнең мөмкинлекләренә туры килми дип исәпли Рөстәм Миңнеханов һәм Әбдел-Фәттах Әс-Сиси Татарстан һәм Мисыр арасында үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Россия һәм Мисыр арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсе әлегә ике арадагы хезмәттәшлекнең реаль мөмкинлекләреннән ерак тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Шуны әйтәсем килә: безнең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсе әлегә ике илнең мөмкинлекләренә җавап бирми», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Белем бирү программасы һәм мәдәни алмашу кебек юнәлешләрдә алга китеш булса да, бу гына җитәрлек түгел, диде Татарстан Президенты Мисыр Президенты белән очрашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашып.

«Без ике арадагы хезмәттәшлекне киңәйтү юлларын билгеләдек. Сәүдә-икътисади өлкәдә генә түгел, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә дә. Туристлар алмашу өлкәсендә потенциал бик зур. Безнең халык Мисырда ял итәргә бик ярата. Әлеге юнәлешләрне оптимальләштерербез дип уйлыйм», - диде Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты Россия һәм Мисырның стратегик партнерлар булуын һәм ике ил икътисадының тагын да тирәнрәк интеграциясен күзәтергә теләвен искәртте.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10