ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди

15 октябрь 2018, 13:03 , Фото: архив

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди Яр Чаллыда ике бала кызамык белән чирли дигән шик туганга, вакцинация үткәрелә.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе ата-аналарны инфекцияләргә каршы прививкалардан баш тартмаска өнди. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Яр Чаллыда ике баланың кызамык белән чирләвенә шик туган. Бер бала әлеге авырудан прививка ясатырга мөмкин булган яшькә җитмәгән – әле бер яше тулмаган, ә икенче балага 1 яшь тә 11 ай, аның әти-әниләре вакцинациядән баш тарткан булган.

  • Кызамык – көчле йогышлы чир, һава юлы белән күчә, тән температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Бу авыруга, шулай ук, конъюнктивит, тәнгә тап-тимгелләр чыгу хас.

Ситуация ведомство контролендә. Яр Чаллыда шушы балалар яшәүче йортларда авырган сабыйлар белән контактта булганнарга, балалар бакчасында вакцинация үткәрелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10