ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

15 октябрь 2018, 17:00 , Фото: архив

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 16 октябрьдә, төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан синоптиклары фаразлары нигезендә, төбәктә төнлә һәм иртән бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшем күзәтелми.

Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы көтелә. Төнлә 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез җылылык +9, +14 градуска җитәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10