ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Миләүшә Сибгатуллина “Мәйдан” телеканалының рейтингы төшү сәбәпләрен атады

15 октябрь 2018, 14:55 , Фото: Султан Исхаков

Миләүшә Сибгатуллина “Мәйдан” телеканалының рейтингы төшү сәбәпләрен атады Сыйфатсыз җырлар, башкаручылар, клиплар каналның дәрәҗәсен төшерде, диде ул.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). “Мәйдан” телеканалының дәрәҗәсе акрынлап кими башлады, халыкның кызыксынуы кимеде. Сыйфатсыз җырлар, башкаручылар һәм клиплар каналның рейтингын төшерде. Бу хакта бүген "Туган тел" телеканалы ачылуга багышлап “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә каналның Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина әйтте.

  • Тугыз ел дәвамында Башкортстанда эшләп килүче “Туган тел” милли музыкаль телеканалы тиздән Казанда ачыла. Телеканалның максаты - татар һәм башкорт телен пропагандалау, милли мәдәниятны таныту.


"Телеканалны ачканда, иң беренче чиратта, татар һәм башкорт телен пропагандалау һәм саклап калуны күздә тоттык. Туган телне популярлаштырырга, яшьләрдә дә аңа карата кызыксыну уятырга кирәк. Яшь буын үсә, ләкин күбесе үз телләрендә аралашмый. Гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки рус һәм чит телләр заманы җитте. Берәүгә дә сер түгел, глобальлек һәм технологияләр заманында туган телебез югала бара", - диде “Туган тел” телеканалының директоры Азат Вахитов.

“Туган тел” каналының Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина әйтүенчә, “Туган тел” исеме үк телеканалның сайлаган кыйбласы хакында әйтеп тора. Медиакиңлектә 24 сәгать дәвамында татар һәм башкорт телендә сөйләү бик зур мөмкинлекләр ача. Телеканал иң беренче чиратта милли мәдәниятны таныта һәм җыр-моңнарыбызны киң җәмәгатьчелеккә ирештерә.

Миләүшә Сибгатуллина медиа диңгезендә батмый йөзү өчен сыйфатлы контент, эчтәлекле тапшырулар, матур җырлар булдыру зарурлыгын әйтте. Аның фикеренчә, медиакиңлектә башка каналларга көндәш була алырлык “Мәйдан” каналының рейтингы төшкән.

"Көндәшлек булу бик әйбәт күренеш, ул каналның эшчәнлеген яхшырта. Аның ярдәмендә нәтиҗәле эшләргә өйрәнәбез, бер-беребездән күреп тәҗрибә туплау мөмкинлеге туа. Шуңа күрә музыкаль телеканалларның булуы яхшы. Башкортстан җирлегендә “Туган тел” телеканалы тугыз ел эшли, тамашачылар аны яратып кабул итә. Телеканалда ик күп кызыклы тапшырулар бар, “Туган тел”дә Зифа Нагаева, Венера Ганиева кебек танылган шәхесләрнең эшләве каналның дәрәҗәсен күтәрә. Татарстанда әлеге канал бер ел дәвамында тест режимында эшли, шулай булуга да карамастан аны беләләр. Безнең Казан филиалы алдына куелган максат – булган тамашачыны саклап калу, тагын да күбрәк халыкны җәлеп итү. Моның өчен иң беренче чиратта, медиа диңгезендә батмый йөзү өчен сыйфатлы контент, эчтәлекле тапшырулар, матур җырлар булдыру зарур. Мисалга, “Мәйдан” каналын әйтәсем килә. Хәтерлисездер, әлеге канал барлыкка килгән чорда бөтен халык аны карап алды. Авылда да әтинең телевизорында көннәр буе бу канал тора. Ни өчен һаман “Мәйдан”ны карыйсың? – дип сорадым. Әти: “Кызык бит, көне буе татар телендә сөйли. Җыры да, кино да бар”, - дип әйтте ул. “Мәйдан”ның дәрәҗәсе акрынлап төшә башлады, халыкның кызыксынуы кимеде. Мин аны медиакиңлектә башка каналларга көндәш булыр дип уйлаган идем, ләкин аның белән тора-бара кызыксынмый башладылар. Ни өчен шулай? Чөнки сыйфатсыз җырлар, башкаручылар, клиплар урын алды. Монда “Мәйдан” коллективының гаебе юк, алар татар теле өчен җан атып йөргән кешеләр. Ләкин дәүләт ярдәменнән башка бу мөхиттә калу мөмкин түгел", - диде ул.

"Мондый форматтагы музыкаль каналлар арасында эшчәнлекне без иң беренчеләрдән булып башладык, бездән соң “ТМТВ”, “Мәйдан” каналлары ачылды. Безнең өчен бу өстенлекле як булды, шуңа күрә гел алда барырга тырышабыз. Сәнгать әһелләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Көндәшлектән курыкмыйбыз, мондый форматта тагын 20 телеканал эшләсә дә була. Бер-беребез белән көрәшеп, яхшырак эшләрбез", - диде телеканалының директоры Азат Вахитов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10