ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

15 октябрь 2018, 17:52 , Фото: Султан Исхаков

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов хаҗга озата баручы төркем башлыкларының махсус курслар үтеп, сертификатка ия булуларын әйтте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләде.

“Үткән ел хаҗиларны озата баручы төркем башлыкларының белемен күтәрү өчен, ел дәвамында курслар уздырдык. Анда хәзрәтләр өчен хаҗны ничек дөрес үтәргә кирәклеге турында сөйләнә. Әлеге курслардан соң хәзрәтләрнең дәрәҗәләре арта. Чөнки укыган һәр хәзрәткә махсус сертификат бирелә. Шуннан соң алар хаҗга озата бару хокукына ия була”, - диде Ранис Вахитов.

Мөфтият вәкиле сүзләренчә, хаҗиларны озата баручылар арасында студентлар юк, төркем башлыкларының барысы да - хәзрәтләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10