news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада татар рухлы мохит: Конгрессның урындагы бүлекчәсе 25 еллыгын бәйрәм итте

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсен оештыруга 25 ел тулды. Бу җәһәттән мәртәбәле кунаклар, язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында юбилей тантаналары үткәрелде. Тантанага шулай ук күрше район-шәһәрләрдән конгрессның җирле оешма җитәкчеләре дә килгән иде.

Түбән Камада татар рухлы мохит: Конгрессның урындагы бүлекчәсе 25 еллыгын бәйрәм итте
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Данис Шакировтан котлау сүзләре бүләккә — ноутбук

25 еллык юбилей концертында халыкны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм шәхсән үзе исеменнән сәламләде.

«Чирек гасыр — 25 еллык тарихы белән җирле оешманы ихлас күңелдән котлыйбыз. Бу гомуми алганда зур сан да түгел кебек, ләкин шушы еллар эчендә булган хезмәт артында күпме шәхес тора. Әлбәттә, ашаган белми, тураган белә. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр», — дип белдерде Данис Шакиров һәм бер төркем алдынгыларга медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук җитәкче, Татарстан Рәисенең ярдәме белән милли мохит, мәгариф һәм мәдәният үсештә булуын билгеләп үтте. Чара җыр-моң белән дәвам итте.

Түбән Кама каласы мэры: Туган тел – безнең рухи байлык

Бәйрәм итү кысаларында «Татар милләте сагында» дип аталган пленар утырышта яңа гына сайланган шәһәр мэры Радмир Беляев мөрәҗәгать итте.

«Безнең шәһәр – сәнәгать тармагының көчлелеге белән танылса да – милли мохит, мәгариф һәм мәдәният үзгә бер әһәмияткә ия. Бүген Түбән Кама өчен мөһим көн. Бөтендөнья татар конгрессына, аның бездәге бүлекчәсенә туган телне саклаган, аны тагын да популярлаштырган өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Туган тел – безнең рухи байлык! Конгрессның урындагы бүлекчәсен 25 еллык юбилее белән котлыйм. Түбән Кама – халык саны буенча да олы гына шәһәр, монда яшәүчеләрнең 50 проценты – татарлар», – дип билгеләп үтте мэр.

Беляев, киләчәктә конгресс белән тагын да тыгызрак элемтәдә эшләп, төрле чаралар кирәклеген дә әйтте. Түбән Каманың күпмилләтле як булуын да ассызыклап алды.

«Безнең шәһәрнең потенциалы бик зур. Инфраструктура да заманча үзгәрешләр белән алдынгы сафларда бара. Җитештерү предприятиеләре, мәдәният һәм яшьләр оешмалары да эшчәнлеген уңышлы алып бара. Аннары данлыклы якташларыбызның исемен, аерым алганда Разил Вәлиев истәлеген мәңгеләштерергә ният тотабыз. Алдагы атналарда Татарстан мәдәният министры белән дә бу темага очрашып сөйләшү көтелә. Без бөек якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланып яшибез», – диде Радмир Беляев.

Шулай ук мэр мәгариф оешмаларында, шул исәптән Бакый Урманче исемендәге гимназиядә дә ремонт эшләре даими төстә башкарылуын әйтте. Бу эштә һәрьяклап ярдәм чаралары булдырылып торылганы өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм хөкүмәт җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Ахырдан ул шулай конгресс активистлары, алдынгыларны бүләкләде һәм хезмәтләре өчен рәхмәт ирештерде. Ә урындагы конгресс оешмасына техника кибетенә сертификат тапшырды.

Кадрия Идрисова милли кодны сакларга өндәде

Юбилей чараларының берсендә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да чыгыш ясады. Ул ир-егетләрне дә, хатын-кызларны да милли үзаңлы булырга чакырды.

«Аллаһы Тәгалә биргән гомеребездә үзебездән соң җир йөзендә нәрсә булса да калдырырга бурычлы. Без инде иң беренче үрнәк әти-әни булырга, милләт кодын саклап калырга тиешбез. Милләт кодына нәрсә керә? Ул тел, кием, ашау һәм яшәеш-көнкүрешнең башка төр төп әйберләреннән тора. Аларны саный башласаң, исәпләп бетергесез. Булган милли кодларны саклап, югалганнарын кире кайтарырга омтылып яшәргә кирәк», – дип ассызыклады Кадрия Идрисова.

Аннары Кадрия Идрисова Түбән Кама шәһәрендәге татар балалар бакчасында булган тәрбия эшен уңышлы мисал итеп куйды.

«Без үзебез дә эшләргә тиеш. Аннары бездән калган буын – варисларыбызны да үзебезнең мәдәният, сәнгатькә карата ихтирам уятып, кызыксындырырга кирәк», – диде ул.


Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла: Халык өчен булдыра алганча тырышабыз

«Мунча ташы» юмор театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты һәм Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Гамил Әсхәдулла фикерләре белән бүлеште.

«Түбән Кама шәһәре элекке заманнардан, 1980 еллардан ук мәдәният өлкәсе буенча алдынгы урыннарны тотты. Татар халкында моңарчы булмаган яңа төр жанрлар, стильләр белән тамашалар ясау да нәкъ шул вакыттан башланып китте, халыкның рухи үсешенә этәргеч бирде. Бүгенге көндә дә йөрәге белән татар халкы өчен янып яшәүче, эшләүче шәһәрдәшләребез бар. Конгрессның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Ганиев күп эш башкара. «Мунча ташы» белән дә халык өчен булдыра алганчыга кадәр тырышабыз», – дип сөйләде Гамил Әсхәдулла.

Шулай ук әңгәмәдәш киләчәккә теләкләрен җиткерде.

«Федераль Сабантуйның да күп кенә өлешен безнең Түбән Кама алып бара. Элек без дә бик күп шәһәрләрдә булып, мәйдан уртасында чыгыш ясый торган идек. Юбилей уңаеннан әйтәсем килә: татарларыбыз 25 ел гына түгел, 50, 100 ел Түбән Каманы шаулатып-гөрләтеп торсын. Халкыбыз дус-тату булсын. Туган ягымны бик яратам», – диде Гамил Әсхәдулла.

  • Гамил Әсхәдулла 1959 елның 19 мартында Түбән Кама районындагы Шәңгәлче авылында туган. Гамил Әсхәдулла тырышлыгы белән Түбән Кама шәһәр хакимияте «Мунча ташы» театры өчен офис биргәне билгеле. 2019 елда Гамил Әсхәдулла театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан алдындагы фидакяр хезмәт өчен» медале белән дә бүләкләгәннәр.

Түбән Каманың Тукай исемендәге китапханәсе вәкиле: Бездә яшьләр утырып та, ятып та укый

Сәфәр барышында шәһәр үзәгендәге Габдулла Тукай исемен йөрткән үзәк китапханә белән дә таныштырдылар. Китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова китапханәләр хәзерге көндә күпкырлы хезмәт башкаруын ассызыклады.

«Әлеге китапханәдә 2014 елдан алып эшлим. Моннан 10 ел элек безнең бина яңартылды һәм без яңадан ачылдык. Без язучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. «Кама таңнары» дип аталган әдәби берләшмәбез бар. Менә әле «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Моратны көтәбез. Аннан рус язучылары белән дә даими элемтәдә торып, иҗат кичәләре оештырабыз. Аннан соң китапханә – бер коворкинг урынга да әйләнде. Тәрәзә буендагы эскәмияләрдә яшьләр утырып кына түгел, хәтта ятып та укый. Әдәби кафебызны да яраталар», – диде ул.

Әңгәмәдәш китапханәче булып 1987 елдан бирле эшләвен һәм хезмәт кенәгәсендә шушы һөнәр иясе булып кына язылуын да әйтте.

«Китапханәләр системасында гомерем буе эшлим. Хезмәт юлымны Мамадышта башладым. Анда өч ел эшләп, аннары кияүгә чыгып, Себер якларына киттем. Себердә дә китапханәдә эшләдем, Түбән Камага кайткач та эшемне дәвам иттем. Китапханәләр соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрде, гаять заманчаланды. Укучы яшьләребез дә артып китте, алар монда китап укыр өчен генә керми, Wi-Fi зона өчен дә киләләр. Шуннан репетиторлар да укучылары белән шөгыльләнергә безнең залларга килә», – дип билгеләде ул сөйләшкәндә.

Әнфисә Фәйзетдинова әйтүенчә, үзәк китапханәнең балалар бүлеге халыкның гаилә мәктәбенә дә әверелә. Ул үзенең киявенең ике баласы белән килүен дә сөйләп үтте. Шулай ук китапханәдә күптән түгел генә Актанышның «Агыйдел дулкыннары» һәм Түбән Каманың «Тама таңнары» әдәби иҗат берләшмәләре шагыйрәсе Рәмзия Вәлиеваның яңа әдәби басмасының китап туе үткән. Октябрь аенда китап сөючерләрне ил башкаласы Мәскәү язучылары белән очраштырырга ниятлиләр.

  • Үзәк китапханә фонды күләме 61 мең дә 435 нөсхә документны тәшкил итә. 2014 елның 1 октябреннән Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасын Гөлназ Арсланова җитәкли. 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә һәм Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасына зур үзгәрешләр кертелгән. Үзәк китапханәдә капиталь төзекләндерү эше башкарылган, заманча җиһазлар, китап укучыларга ирекле файдалану өчен китаплар һәм вакытлы матбугат урнаштырылган.

Түбән Кама шагыйрәсе Рәмзия Вәлиева әдәби һәм милли мохитнең шәһәрдә югары булуын әйтте

Хезмәт ветераны, «Актаныш таңнары» газетасы каршындагы Суфиян Поварисов исемен йөртүче «Агыйдел дулкыннары» һәм Түбән Кама шәһәренең «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәләренең актив әгъзасы, билгеле язучы Рәмзия Вәлиева үзенең күргәзмә өстәлен тәкъдим иткән иде.

«Шулкадәр шатлыклы бәйрәм көнендә җыелдык. Түбән Камада бәйрәмнәр һәрвакыт шау-гөр килеп, күңел күтәренкелеге белән үтә. Әдәби һәм милли мохит бездә югары, диләр. Чыннан да әллә никадәр язучыларыбыз, иҗатчыларыбыз бар. Алар үзләренең шигырьләре, хикәя-нәсерләре, поэмалары һәм башка төр әсәрләре белән туган телгә, татар әдәбияты үсешенә хезмәт итә. Мин үземнең яңарак нәшер ителгән китапларымны алып килдем. Менә якташлар белән дә очрашабыз, моңа аеруча күңел куана», – диде ул.

Әңгәмәдәш дистәгә якын китап чыгарган. Түбән Кама шәһәрендә һәм туган ягы Актанышта узучы әдәби-мәдәни чараларга бик теләп йөрүен дә әйтте.

Бәйрәм чарасына шагыйрә «Шигырь килә күкләрдән» дигән китабын да алып килгән иде.

  • «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсе – «Актаныш таңнары» мөхәрриятендә эшләп килә. 2024 елда берләшмәгә аңа нигез салучы әдәбият галиме, танылган әдип Суфиян Поварисов исеме бирелде. Бүгенге көндә «Агыйдел дулкыннары»на урындагы шагыйрә, күпсанлы җырлар авторы Лилия Гыйлем җитәкчелек итә. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 60 елга якын тарихы бар. Аңа йөрүче җирле каләм осталары китапханәләрдә, мәдәният учакларында даими чыгыш ясыйлар. Китап туйлары уза.

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Түбән Камадагы конгресс эшчәнлеген бәяләде

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев, үзенең язмышы да Түбән Кама яклары белән бәйле булуын һәм урындагы татарлар белән хезмәттәшлек итүләрен ассызыклады.

«Түбән Камада минем әнием яши. Еш кына бирегә кайтам. Безнең Мәскәү татарлары штабы Россиянең татарлары яшәгән бөтен шәһәрләргә диярлек йөреп тора. Түбән Каманың татарлар конгрессы бик яхшы эшли, монда чын тырыш энтузиастлар берләшкән. Гомумән, Мәскәү татарлары штабы урындагы конгресс бүлекчәсе белән бик уңышлы хезмәттәшлек итә. Безнең яшьләребез бер-берсенә кунакка, форумнарга йөрешә. Бу эш бер 20 еллап дәвам итә инде ул», – дип сөйләде Рөстәм Ямалиев.

Әңгәмәдәш ассызыклап үтүенчә, Мәскәү татарлары штабы елына 100ләп чара оештыра, аннары алар сафында 15 меңгә якын яшь кызлар-егетләр. Яшьләр бергәләп җыелып, өстәл уеннары, караоке, табиблар һәм офицерлар клубларында бергә вакыт уздыруын да әйтте ул.

«Шәһәр мохитендә сөйләм телен саклап калу җиңел түгел. Ләкин, тренинглар аша без телебезне сакларга тырышабыз. Милләт өчен горурлыкны интернет киңлекләре аркылы да популярлаштырырга омтылабыз», – ди Ямалиев.

  • Мәскәү татарлары штабы 1997 елдан бирле үз эшен алып бара. Оешманың төп максаты – татар мәдәниятен һәм туган телне пропагандалау.

Конгрессның Түбән Кама оешмасы җитәкчесе: Төзүчеләр булмаса, нефтехимик, медицина, мәдәният тармакларыбыз да чәчәк атмас иде

Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында көн дәвамында төрле чаралар каралган иде. Бөек әдип Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды, аның исемендәге парк һәм үзәк китапханә танышу булды. Аннан соң «Сөембикә» балалар бакчасы эшчәнлеге, шәһәрнең Халыклар дуслыгы йорты күрсәтелде. Бакый Урманче исемендәге гимназиядә булып, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу тантанасы оештырылды. Ахырдан юбилей уңаеннан әзерләнгән күргәзмәләрне, концертны тамаша кылу булды.

«Шәһәр төзелеше Лениногорскидан килгән бригада, трестлар белән төзелә. Калабызны төзүчеләр булмаса, нефтехимик, медицина, мәдәният тармакларыбыз да чәчәк атмас иде. Шуңа күрә дә, менә әйтик, Төзүчеләр проспекты – төп проспектларыбызның берсе инде. Аннан безнең Түбән Каманың нәкъ бу җирләрдә урнашуы да геологик, рельеф үзенчәлекләре белән бәйләнгән», – дип сөйләде көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама шәһәрендәге бүлекчәсе җитәкчесе, шәһәрнең шәрәфле гражданы Ринат Ганиев.

Ул шулай ук шәһәрдә завод һәм фабрикалар уңайлы урнашуын искәртте.

«Мәсәлән, күпчелек заводларыбыз бер тау өстендә булса, икенче яктагы тау өстендә – шәһәребезнең торак йортлары, оешмалары һ.б. Ә ике арадагы бушлыкта, завод-фабриклардан чыккан төтен шәһәрдә яшәүчеләргә зыян итмәсен өчен санитар зона. Санитар зонада күпләп агачлар утыртылган», – дип ассызыклап үтте ул.

  • Түбән Кама районы Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. 1965 елның 12 гыйнварында аны Чаллы һәм Ширәмәт районнары составыннан аерып чыгару юлы белән барлыкка килә. Түбән Кама төзелеше 1961 елда башлана, шәһәр статусы исә 1966 елда бирелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot