news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадрия Идрисова милли кодны сакларга өндәде

Кадрия Идрисова милли кодны сакларга өндәде
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадага бүлекчәсенең 25 еллыгында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да чыгыш ясады. Ул ир-егетләрне дә, хатын-кызларны да милли үзаңлы булырга чакырды.

«Без Аллаһы биргән гомеребездә үзебездән соң җир йөзендә нәрсә булса да калдырырга бурычлы. Без инде иң беренче үрнәк әти-әни булырга, милләт кодын саклап калырга тиешбез. Милләт кодына нәрсә керә? Ул телдән, киемнәрдән, ашаудан һәм яшәеш-көнкүрешнең башка төр төп әйберләреннән тора. Аларны саный башласаң, исәпләп бетергесез. Булган милли кодларны саклап, югалганнарын кире кайтарырга омтылып яшәргә кирәк», – дип ассызыклады Кадрия Идрисова.

Аннары Кадрия Идрисова Түбән Кама шәһәрендәге татар балалар бакчасында булган тәрбия эшен уңышлы мисал итеп куйды.

«Без үзебез дә эшләргә тиеш. Аннары бездән калган буын – варисларыбызны да үзебезнең мәдәният, сәнгатькә карата ихтирам уятып, кызыксындырырга кирәк», – диде ул.

25 еллык юбилей уңаеннан узган чараларда «Ак калфак» оешмасының күрше-тирә муниципалитетлардагы рәисләре һәм вәкилләре дә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot