Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла: Халык өчен булдыра алганча тырышабыз
«Мунча ташы» юмор театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты һәм Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Гамил Әсхәдулла Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы беренче оешмасының 25 еллыгы уңаеннан фикерләре белән уртаклашты.
«Түбән Кама шәһәре элекке заманнардан, узган гасырның 80нче елларыннан ук мәдәният өлкәсе буенча алдынгы урыннарны тотты. Татар халкында моңарчы булмаган яңа төр жанрлар, стильләр белән тамашалар ясау да нәкъ шул вакыттан башланып китте, халыкның рухи үсешенә этәргеч бирде. Бүгенге көндә дә йөрәге белән татар халкы өчен янып яшәүче, эшләүче шәһәрдәшләребез бар. Конгрессның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Ганиев күп эш башкара. «Мунча ташы» белән дә халык өчен булдыра алганчыга кадәр тырышабыз», – дип сөйләде Гамил Әсхәдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Көн дәвамында барган чаралар вакытында әңгәмәдәшнең үзен дә хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
«Федераль Сабантуйның да күп кенә өлешен безнең Түбән Кама алып бара. Элек без дә бик күп шәһәрләрдә булып, мәйдан уртасында чыгыш ясый торган идек. Юбилей уңаеннан әйтәсем килә: татарларыбыз 25 ел гына түгел, 50, 100 ел Түбән Каманы шаулатып-гөрләтеп торсын. Халкыбыз дус-тату булсын. Туган ягымны бик яратам», – диде Гамил Әсхәдулла.
- Гамил Әсхәдуллин 1959 елның 19 мартында Түбән Кама районындагы Шәңгәлче авылында туган. Г. Әсхәдуллин тырышлыгы белән Түбән Кама шәһәр хакимияте «Мунча ташы» театры өчен офис биргәне билгеле. 2019 елда Гамил Әсхәдуллины театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан алдындагы фидакарь хезмәт өчен» медале белән дә бүләкләгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз