news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе: Түбән Каманың татарлар конгрессы бик яхшы эшли

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе: Түбән Каманың татарлар конгрессы бик яхшы эшли
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы бүлекчәсенең 25 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чаралар вакытында Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та үзенең фикерләре белән уртаклашты.

«Түбән Камада минем әнием яши. Мин еш кына бирегә кайтам. Безнең Мәскәү татарлары штабы Россиянең татарлары яшәгән бөтен шәһәрләргә диярлек йөреп тора. Түбән Каманың татарлар конгрессы бик яхшы эшли, монда чын тырыш энтузиастлар берләшкән. Гомумән, Мәскәү татарлары штабы урындагы конгресс бүлекчәсе белән бик уңышлы хезмәттәшлек итә. Безнең яшьләребез бер-берсенә кунакка, форумнарга йөрешә. Бу эш бер 20 еллап дәвам итә инде ул», – дип сөйләде Рөстәм Ямалиев «Татар-информ»га.

Әңгәмәдәш ассызыклап үтүенчә, Мәскәү татарлары штабы елына 100ләп чара оештыра, аннары алар сафында 15 меңгә якын яшь кызлар-егетләр. Яшьләр бергәләп җыелып, өстәл уеннары, караоке, табиблар һәм офицерлар клубларында бергә вакыт уздыруын да әйтте ул.

«Шәһәр мохитендә сөйләм телен саклап калу җиңел түгел. Ләкин, тренинглар аша без телебезне сакларга тырышабыз. Милләт өчен горурлыкны интернет киңлекләре аркылы да популярлаштырырга омтылабыз», – ди Ямалиев.

  • Мәскәү татарлары штабы 1997нче елдан бирле үз эшен алып бара. Оешманың төп максаты – татар мәдәниятен һәм туган телне пропагандалау.
news_right_1
news_right_2
news_bot