news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама шагыйрәсе Рәмзия Вәлиева әдәби һәм милли мохитнең шәһәрдә югары булуын әйтте

Түбән Кама шагыйрәсе Рәмзия Вәлиева әдәби һәм милли мохитнең шәһәрдә югары булуын әйтте
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы бүлекчәсенең 25 еллык юбилеенда урындагы каләм әһелләре дә катнашты. Хезмәт ветераны, «Актаныш таңнары» газетасы каршындагы Суфиян Поварисов исемен йөртүче «Агыйдел дулкыннары» һәм Түбән Кама шәһәренең «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәләренең актив әгъзасы, билгеле язучы Рәмзия Вәлиева да бәйрәм чараларында фикерләрен ирештерде.

«Шулкадәр шатлыклы бәйрәм көненә җыелдык. Түбән Камада бәйрәмнәр һәрвакыт шулай шау-гөр килеп, күңел күтәренкелеге белән үтә. Әдәби һәм милли мохит бездә югары, диләр. Чыннан да әллә никадәр язучыларыбыз, иҗатчыларыбыз бар. Алар үзләренең шигырьләре, хикәя-нәсерләре, поэмалары һәм башка төр әсәрләре белән туган телгә, татар әдәбияты үсешенә хезмәт итә. Мин үземнең яңарак нәшер ителгән китапларымны алып килдем. Менә якташлар белән дә очрашабыз, моңа аеруча күңел куана», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш дистәгә якын китап чыгарган. Түбән Кама шәһәрендә һәм туган ягы Актанышта узучы әдәби-мәдәни чараларга бик теләп йөрүен дә әйтте.

Бәйрәм чарасына шагыйрә «Шигырь килә күкләрдән» дигән китабын да алып килгән иде.

  • «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсе – «Актаныш таңнары» мөхәрриятендә эшләп килә. 2024нче елда берләшмәгә аңа нигез салучы әдәбият галиме, танылган әдип Суфиян Поварисов исеме бирелде. Бүгенге көндә «Агыйдел дулкыннары»на урындагы шагыйрә, күпсанлы җырлар авторы Лилия Гыйлем җитәкчелек итә. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 60 елга якын тарихы бар. Аңа йөрүче җирле каләм осталары китапханәләрдә, мәдәният учакларында даими чыгыш ясыйлар. Китап туйлары уза.
news_right_1
news_right_2
news_bot