news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров конгрессның Түбән Кама бүлекчәсе юбилеенда: Ашаган белми, тураган белә

Данис Шакиров конгрессның Түбән Кама бүлекчәсе юбилеенда: Ашаган белми, тураган белә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсенең 25 еллыгына багышланган чаралар бара. Юбилей тантаналарында мәртәбәле кунаклар, язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм шәхсән үзе исеменнән сәламләде.

«Чирек гасыр — 25 еллык тарихы белән җирле оешманы ихлас күңелдән котлыйбыз. Бу гомуми алганда зур сан да түгел кебек, ләкин шушы еллар эчендә булган хезмәт артында күпме шәхес тора. Әлбәттә, ашаган белми, тураган белә. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр», — дип белдерде Шакиров һәм бер төркем алдынгыларга медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук җитәкче, Татарстан Рәисенең ярдәме белән милли мохит, мәгариф һәм мәдәният үсештә булуын билгеләп үтте. Чара җыр-моң белән дәвам итә.

Көн дәвамында Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йорты, мәгариф учреждениеләре, мәдәният һәм халык сәнгате белән танышу булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot