news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Фатих Сибагатуллин турында: Аның белән тулы бер чор китә

Фәрит Мөхәммәтшин Фатих Сибагатуллин турында: Аның белән тулы бер чор китә
Салават Камалетдинов

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Фатих Сибагатуллин турында «аның белән тулы бер чор китә» дип әйтте. «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева шул хакта язды.

«Республика җәмәгатьчелеге зур югалтуга дучар булды - күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, ветеринария фәннәре докторы, профессор, республиканың элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Нурлат районының элеккеге башлыгы, Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутаты, үз халкының һәм республикасының патриоты Фатих Сәүбәнович вафат булды. Аның кинәт үлеме сәбәпле, барыбыз да кайгырабыз», - диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшинның сүзләренчә, Фатих Сибагатуллин 11 ел дәвамында Нурлат районы белән җитәкчелек иткән. Ул вакытта муниципалитет югары күрсәткечләргә, социаль-икътисади һәм инфраструктура үсешенә ирешкән, агросәнәгать җитештерүендә алдынгы булган.

«2007 елдан 2021 елга кадәр, өч чакырылышта ул Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланды. Зур шәхси тәҗрибәгә ия буларак, илебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен иң төпле һәм эзлекле яклаучыларның берсе булды. Ул экологик иминлеккә һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалануга зур игътибар бирде, Татарстан сайлаучыларының мәнфәгатьләрен оста яклады һәм республика икътисадына федераль акча җәлеп итү буенча эшләде», - диде Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Фатих Сибагатуллинны энергияле, максатчан, туган илен ихлас яратучы кеше буларак искә алды.

«Ул республиканың һәм аның халкының алга таба үсешенә һәрьяклап ярдәм итте, якташларының тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп нәрсә эшләде. Татарстанлылар күңелендә аның истәлеге, аның игелекле эшләре мәңгегә сакланачагына ышанам. Кайгылы көннәрдә мондый кешеләр турында: «Алар белән тулы бер чор китә» дип әйтәләр», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100