news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озаттылар

Фатих Сибагатуллинны туган ягында - Арчаның Апаз авылында җирлиләр.

Казанда Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озаттылар
Салават Камалетдинов

Кичә 72 яшендә вафат булган җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасиме бүген Казанда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булды. Соңгы юлга озатуда мәрхүмнең туганнары, дуслары, хакимият вәкилләре, хезмәттәшләре катнашты.

Хушлашу чарасын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алып барды. Мәрәсимдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

«Олы югалту, авыр кайгы көне. Үлемне көтеп алмыйлар. Ләкин 72 яшендә Фатих Сәүбән улы кебек ныклы егетебез вафат булыр дип күз алдына китерүе авыр булды. Республиканың иң авыр елларында эшләде, республиканы аякка күтәреште», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Җеназа намазын Җәлил хәзрәт Фазлыев укыды. «Фатих Сәүбән улы күбебез өчен үрнәк. Аннан бөтен кеше курка иде. Ул усал булса да, явыз түгел иде. Эшләсәң, аның янында бернидән курыкмыйча йөреп була иде. Туры сүзле иде», - дип искә алды Җәлил хәзрәт. Аннары биредә мәрхүм рухына дога кылдылар.

Фатих Сибагатуллинны туган ягында – Арчаның Апаз авылында җирлиләр. 

  • Фатих Сибагатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. Казан ветеринария институтын,  Саратов югары партия мәктәбе һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
  • 1990-1995 елларда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкли, 1995-1996 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры була.
  • 1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100