news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Фатих Сибагатуллин турында: Барысын да башкарып чыга торган кеше иде

Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фатих Сибагатуллинны туган ягында - Арча районы Апаз авылында җирлиләр.

Минтимер Шәймиев Фатих Сибагатуллин турында: Барысын да башкарып чыга торган кеше иде
Салават Камалетдинов

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасимендә катнаша.

Бүген Фатих Сибагатуллин белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хушлашалар. Минтимер Шәймиев мәрасимдә мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Авыр югалту. Фатих Сәүбән улы булганнан булган егетләрнең берсе иде. Районнарда җаваплы эшләрдә эшләгән кеше. Төньяк районнарда шул гомер эшләргә сәламәтлек кирәк, сабырлык кирәк. Без аңа җиңел эш бирмәдек. Ул авыр эшне тотып эшли алырдай кеше иде. Авырны җиңел итә ала иде», – диде Минтимер Шәймиев.

Ул Фатих Сибагатуллин турында «нәрсәгә генә тотынмасын – барысын да башкарып чыга торган кеше» дип искә алды.

«Күбебездән аерылып торды. Егәрлеге дә бар иде. Ул безнең халкыбызның байлыгы. Ул әле галим дә. Кандидат, докторлар әзерләде, үзе дә шул дәрәҗәгә иреште. Бик үзенчәлекле, тарихта кала торган кеше. Нәрсәгә генә тотынмасын, башкалардан яхшы булырга кирәк иде аңа. Халкыбызның улы. Без шундыйлар», – диде Минтимер Шәймиев.

  • Фатих Сибагатуллин кичә 72 яшендә вафат булды. Аны туган ягында –  Арча районы Апаз авылында җирләячәкләр.
  • Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасимен «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100