news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхвәтуллин: Фатих Сибагатуллин урын өстендә калмыйча батырларча китеп барды

Рамил Төхвәтуллин: Фатих Сибагатуллин урын өстендә калмыйча батырларча китеп барды
фотода Рамил Төхвәтуллин, "Татар-информ" архивы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин Фатих Сибагатуллин турында «кабатланмас шәхес» дип искә алды.

«Безнең өчен зур югалту. Фатих Сәүбәнович – кабатланмас шәхес. Минем язмышымда шактый роль уйнаган кеше. Без 30 елга якны дустанә мөнәсәбәттә булдык. Мин аның гаиләсе белән таныш. Фаҗигаләр кичергәнен, нинди тырышлыклар белән максатка ирешүен төптән беләм. Зур шәхес. Милләтебезнең асылы. Арабыздан вакытсыз китүе күңелне борчый. Аллаһы Тәгаләдән узып булмый», – диде ул.

Рамил Төхвәтуллин сүзләренчә, Фатих Сибагатуллин файдалы эшләр эшләп калдырды. «Ул онытылмаячак. Аның кебек кешеләр бик сирәк туа. Йөз ел түгел, ике йөз елга бер туа аладыр. Ул мөстәкыйль фикерле, батыр кеше иде. Якыннарына авырлык китермичә, урын өстендә калмыйча батырларча китеп тә барды. Урыны җәннәттә булсын», - диде ул.

  • Сәясәтче, депутат, җәмәгать эшлеклесе Фатих Сибагатуллин бүген төнлә вафат булды. Хушлашу мәрасиме иртәгә шимбә көнне, 25 июньдә, 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак. Фатих Сибагатуллин Арча районының Апаз авылында сәгать 11дә җирләнәчәк.
  • Римзил Вәлиев: Фатих Сибагатуллин эшләнгән һәр урынында үзенчә революция ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100