news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римзил Вәлиев: Фатих Сибагатуллин эшләнгән һәр урынында үзенчә революция ясады

Римзил Вәлиев: Фатих Сибагатуллин эшләнгән һәр урынында үзенчә революция ясады
фотода Римзил Вәлиев, "Татар-информ" архивы

Журналист Римзил Вәлиев сәясәтче, депутат, җәмәгать эшлеклесе Фатих Сибагатуллин турында хатирәләрен уртаклашты.

Ул аны Балтачта колхоз рәисе булып эшләгән вакытыннан бирле белә. «Ветеринария институтын тәмамлаган, Рәшит Хәмәдиев белән дуслар иделәр. Кызыклы, көчле авыл хуҗалыгы белгечләре иде. Фатыйх Сәүбәнович уникаль тәҗрибәле кеше. Хуҗалыкта да эшләде, районда райком секретаре, Мамадыш районы башлыгы булып та торды. Берничә ел Татарстанның премьер министр урынбасары – авыл хуҗалыгы министры булды. Аннары Нурлатка китте. 
Һәр эшләнгән урынында үзенчә революция, үзгәрешләр кертте», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Сибагатуллин Нурлат шәһәрен үзгәрте, яшәтеп җибәрде. «Татарстанны яраткан, эшне яраткан, кешеләрне эшләтә белгән кайнар йөрәкле кеше иде ул. Шуңа күрә аның йөрәге чыдамагандыр да инде», – ди Римзил Вәлиев.

Ул Фатыйх Сибагатуллинның тарих турында язылган китапларын хуплап укуын әйтә. «Авыл хуҗалыгы белгече булып та, тарихны үзе өйрәнеп, аңлап, китаплар чыгару – үзе бер зур адым. Үзенең дә әйткәне булды, ул үзенең китапарын Мәскәүгә алып барып, андагы зур кешеләргә – Россия Дәүләт Думасы җитәкчеләренә, Вячеслав Володинга, сәясәтчеләргә Геннадий Зюгановка укыткан, Владимир Жириновскийдан да укыта иде. Тарихи китапларны популярлаштырырга тырышты, галимнәр белән киңәшләшеп эшләде», – дип искә алды ул.

Римзил Вәлиев сүзләренчә, «кеше буларак та, Фатыйх Сәүбәнович кешелекле, ярдәмчел иде». «Берничә ел элек ул миңа ярдәмгә килде – Түбән Новгородтан бер көчле хирургны табып бирде. Ул табиб миңа операция ясады, коткарып калды», – диде.

«Фатыйх Сәүбәнович гади генә кеше түгел. Холкы катлаулы иде дип хәтерлим, җиткәче кешенең төрле хәлләре булгандыр. Минтимер Шәрипович тәрбияләгән командадан дистәләгән кеше шәхес буларак үсте. Аларның һәркайсы Президент дәрәҗәсендә эшләргә сәләтле кешеләр. “Минтимер Шәрипович Президентлыкка чыкмаса, үзем чыгам”, - дип әйтә иде. Ул Президент була алыр иде, сүз дә юк.  Фатыйх Сәүбәновичның сәяси темпераментын Татарстан файдасына куллану өчен, республика Президенты аны Мәскәүгә җибәргәндер дип уйлыйм», – ди Римзил Вәлиев.

Ул Фатыйх Сибгатуллинның йөрәгенә операция ясалган да әйтте. «Шунт куйганнар иде. Соңгы көнгәчә аягында йөрде, Татарстанга кайткач та бер урында утыра алмады, гел хәрәкәттә булды, тынычланмады», – диде ул.

  • Сәясәтче, депутат, җәмәгать эшлеклесе Фатих Сибагатуллин бүген төнлә вафат булды. Хушлашу мәрасиме иртәгә шимбә көнне, 25 июньдә, 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак. Фатих Сибагатуллин Арча районының Апаз авылында сәгать 11дә җирләнәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100