news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев: Фатих Сибагатуллин соңгы арада экология проблемалары турында борчылды

Разил Вәлиев: Фатих Сибагатуллин соңгы арада экология проблемалары турында борчылды
фотода Разил Вәлиев, "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык шагыйре, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры киңәшчесе Разил Вәлиев Фатих Сибагатуллин белән гел аралашып торуын, соңгы арада аның экологик проблемалар өчен борчылуын әйтте.

«Фатих Сәүбәнович белән көн аралаш диярлек телефоннан сөйләшеп тордык. Мин аны Мамадышта башлык булып эшләгән чагыннан ук беләм. Татарстанга Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин килгән вакытта аның кунак итүен, аралашканнарын беләм. Үзе тәфсилләп сөйли иде», – диде ул.

Разил Вәлиев Фатих Сибагатуллинны «чын мәгънәсендә фидакяр шәхес иде» дип искә алды. «Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкарды. Аның эшләү даирәсе искиткеч киң иде. Беренче чиратта, ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде, районнарда җитәкче дә, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры булды, Россия Дәүләт Думасы депутаты булып та эшләде. Соңгы вакытта Президентыбызның киңәшчесе иде. Моннан тыш, ул галим дә, язучы, журналист та иде», – ди ул.

Татар халкы тарихы, дин, авыл хуҗалыгы турында дистәдән артык китап бастырып чыгарды. Әңгәмәләре искиткеч шәп, мәгълүматлы була иде. Бик күп вакытын киләчәкне уйлауга багышлады. Бүгенге көн генә түгел, киләчәкне күзаллаган кеше иде ул, дип сөйләде язучы.

«Соңгы арада аны экологик проблемалар борчыды. Идел, Кама, Нократ, Агыйдел елгаларының чисталыгы өчен кайгырды. Чүп ташлау проблемасы да аның өчен мөһим булды. Чүпне сортлап, аерып ташлау кирәклеге турында сөйли иде. Ул бернәрсәгә дә битараф калмады. Нәрсә турында сөйләсә дә, янып, дулкынланып ялкынланып сөйләде. Ул янып яшәде һәм янып вафат та булды. Аның йөрәге түзмәгәндер», – ди Разил Вәлиев.

Ул Фатих Сибагатуллинның моннан берничә ел элек Мәскәүдә яшәгәндә авырып алганын әйтте. «Чак кына үлемнән калды. “Мин үлеп терелдем”, - дип сөйләгән иде миңа. Телефоннан күпме сөйләшсәк тә, һич кенә дә сәламәтлегенә зарланмады. Тавышы көр иде. Яңа китабын әзерләү турында сөйләгән иде. Казан Сабантуенда күрешергә тиеш идек, әмма мин бара алмадым. Күрешә алмыйча калдык», – диде. 

«Соңгы арада Казанда яшәде, Тынычлык бистәсе янында, өе урман эчендә урнашкан иде. Соңгы вакытта экология мәсьәләләре белән шөгыльләнде, китаплар язды. Китаплары татарча, русча, инглизчә басылып чыкты. Дәүләт Думасына барсаң, безнең депутатлар турында сүз чыкса Фатих Сәүбәновичны телгә алмыйча калмыйлар иде. Ул бөтен кешенең күңелендә гомерлеккә истә кала торган шәхес», - диде ул.

  • Сәясәтче, депутат, җәмәгать эшлеклесе Фатих Сибагатуллин бүген төнлә вафат булды. Хушлашу мәрасиме иртәгә шимбә көнне, 25 июньдә, 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак. Фатих Сибагатуллин Арча районының Апаз авылында сәгать 11дә җирләнәчәк.
  • Римзил Вәлиев: Фатих Сибагатуллин эшләнгән һәр урынында үзенчә революция ясады.
  • Рамил Төхвәтуллин: Фатыйх Сибагатуллин урын өстендә калмыйча батырларча китеп барды 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100