news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков Якутия башлыгына Татарстан Президенты сурәтләнгән открытка бүләк итте

Шамил Садыйков Якутия башлыгына Татарстан Президенты сурәтләнгән открытка бүләк итте
Владимир Васильев

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Якутиядәге эшлекле форумда медиахолдингның басма продукциясен тәкъдим итте. Татарстанлылар яратып өлгергән газета-журналлардан тыш, ул «Хатлар йорты» почта открыткаларын да күрсәтте. «Татмедиа» АҖ җитәкчесе шуларның берсен Якутия башлыгы Айсен Николаевка бүләк итте.

«Татарстанда зур тиражлар белән сатыла торган открытка «Ышаныч» дип атала. Бүләккә алыгыз», - диде Садыйков презентация вакытында. Якутия башлыгы бүләкне рәхмәт әйтеп алды.

Бүләк ителгән открытка «Ак Барс» хоккей клубына багышланган серия кысаларында чыгарылган иде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хоккей формасында сурәтләнгән. Республика җитәкчесен хоккей матчы вакытында  тәнәфесләрдә төшереп алганнар.

«Татмедиа» АҖ продукциясен тәкъдим итү вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутия Башлыгы Айсен Николаев янында иде. «Шәхес культын булдыру кирәкми», - дип шаяртты ул Шамил Садыйков докладыннан соң.

Бүген Якутскида «Татарстан – Якутия» эшлекле форумы ачылды, анда ике яклы сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү юллары турында фикер алышалар. Форумда Татарстанның эре компанияләре, шул исәптән КАМАЗ, Казан вертолет заводы, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot