Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
4 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан белән Казахстан арасында яңа килешүләргә ирешелде, Болгарда һәм Зөядә дүрт яңа музей ачылачак, иң күп сатылган китаплар ачыкланды.
Татарстан белән Казахстан арасында яңа килешүләргә ирешелде / Очрашуда Казахстан һәм Татарстан сәнәгатьчеләре һәм эшлекле даирәләре катнашкан.
Р.Миңнеханов: Татар телен белү Казахстандагы хезмәттәшләрем белән аралашырга ярдәм итә / Татарстан Президенты Казахстан татар һәм башкорт конгрессы активы белән очрашты.

Зарипов Гагарин Кубогын әти-әнисенең туган авылы Дөм-Дөмгә алып кайткан / Биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаган спортчы балачагын Алабуга районы Татар Дөм-Дөм авылында үткәргән.

Ирек Хафизов ике хатынлылык темасын күтәргән фильмда уйнарлык актрисаларны атады / Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов Татарстанда төшерелгән фильмнарда кастинг белән шөгыльләнә.

Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә татар чәе серләрен ачтылар / “Әгәр каты итеп ясалмаса, татарларда “Мәскәү күренә бит, ник ясадың мондый чәй” дип әйтү гадәткә кергән”, - ди Гадел Шәрипов.

Рөстәм Миңнеханов Atameken Business Channel Казахстан каналына интервью бирде / Татарстан Президенты Казахстан халкын башкаласы Астананың 20 еллыгы белән котлады.

Быел Болгарда һәм Зөядә дүрт яңа музей ачылачак / Россия өчен уникаль Агач археологиясе музее булачак, диде Татьяна Ларионова.

Ә.Закирҗанов КФУда татар теле, әдәбияты буенча махсус институт булырга тиеш дип саный / Ул татар филологиясенең Лев Толстой исемен йөртүче Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эчендә генә булуы белән килешеп бетмәвен әйтте.

Дөнья чемпионаты көннәрендә сатуда лидер булган китаплар ачыкланды / Иң күп сатылган китаплар арасында Габдулла Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” да бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз