ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зарипов Гагарин Кубогын әти-әнисенең туган авылы Дөм-Дөмгә алып кайткан

4 июль 2018, 16:50 , Фото: ХК

Зарипов Гагарин Кубогын әти-әнисенең туган авылы Дөм-Дөмгә алып кайткан Биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаган спортчы балачагын Алабуга районы Татар Дөм-Дөм авылында үткәргән.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов Гагарин Кубогын әти-әнисенең туган авылы Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылына алып кайткан. Бу хакта Казан клубының телеграмм-каналында хәбәр ителә.

“Балачакта Данис биредә каникулларын үткәргән. Дөм-Дөмдә яшәүчеләр КХЛның калган җанатарларына караганда, Гагарин Кубогын ешрак – биш тапкыр күргәннәр, дип сөйлиләр”, - диелгән хәбәрдә.

  • Зарипов тарихта биш тапкыр Гагарин Кубогы алган бердәнбер хоккейчы. Ул өч тапкыр “Ак Барс” командасы белән төп трофейны откан һәм ике тапкыр "Магнитка” белән  җиңүне бәйрәм иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10